Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күпләргә үрнәк шәхес? Кем ул?

Татар халкында "Хезмәт кешене бизи" дигән әйтем бар. Бу сүзләр Камил Насибуллинга бик туры килә.

Эш сөючән камил әфәнденең үткән тормыш юлы, хезмәттәге уңышлары биниһая. Күпләргә үрнәк шәхес ул. Ни генә әйтсәк тә, кеше эше белән бәйле тормыштан үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт. Гаиләдә бишенче бала үсеп, хезмәтне үз җилкәсендә татыган бу кеше тормыш авырлыкларыннан бер дә зарланмый.

46 ел авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан Камил абый 1956 елның 12 августында гади эшче гаиләсендә 5 нче бала булып Смәел авылында дөньяга килә. 1963 елда Смәел авылы мәктәбенә укырга кереп 8 класс белем ала. Кечкенәдән эш сөеп, техника тирәсендә чуалып үскән егетебез 8 класс белем алганнан соң колхозга эшкә чыга.

1971-1977 елларда җәен көтү көтеп, кышын кочегар булып төрле эшләрдә хезмәт куя. 1977 елда Шеңшеңәр авылында тракторист һөнәренә белем ала. Шул елдан башлап Камиль абый иске гусиницалы тракторда эшли башлый.

1979 елда хезмәт иясенә яңа трактор бирәләр. 35 ел гусиницалы тракторда эшләү дәверендә Камиль абыйга ике яңа тракторда эшләү бәхетенә ирешә.

2014 елдан Камиль абый слесарь эшен үзләштерә. 2016 елда Россия Федерациясенең "Ветеран труда" исеменә лаек була. 2017 елда лаеклы ялга китә.

1979 елның 8 апрелендә яшь егет сыер савучы яшь кыз Әлфия белән тормыш корып җибәрә. Аларның үзләре кебек үк эш сөючән кызлары һәм уллары туа. Иңне-иңгә куеп, бер-берсен хөрмәт итеп авылда үрнәк гаилә булып яшәүләрен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр алдынгылар