Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Күптән моның кадәр терлек азыгы әзерләгән юк иде» — 2

Терлек азыгы әзерләү эшендә тырышып хезмәт куючылар белән дә танышып китик.

Үләннәрне чабып, теземнәргә салып бару эшен «Магдон» комбайны белән Рифат Закиров башкара. Озак еллардан бирле эшләүче бик тәҗрибәле механизатор, диде аның хакында Азат абый Нәбиев. «ДТ-75» тракторын да иярли икән әле Рифат әфәнде. Аның белән язгы чәчүдә бөртеклеләрне чәчеп, матур нәтиҗәләр дә күрсәткән. «Магдон»га эш беткәннән соң янәдән тракторына утырып, базда кукуруз таптау эшенә алына икән.

– Хуҗалыкта 1990 елдан «ДТ» тракторында эшли башладым. Җәйге чорда «Нива» комбайнында хезмәт куйдым. Аннан 15 еллап «ДОН»да эшләдем һәм 2008 елда «Магдон» кайткач, аңа күчтем, – дип хезмәт юлы белән таныштырып үтте Рифат Закиров. Ә гомумән, техника белән танышуы бәләкәй чагында ук булган: «Әтием Рашит «ДТ»да эшли иде, шуның кабинасында йөреп техника серләренә өйрәндем», дип елмая механизатор.

Терлек азыгы әзерләүче комбайннар икәү хуҗалыкта. «Джондир»да – Назыйм Гайнанов, «Полесье»да Семён Тарасов хезмәт куя. Семён әфәнде дә ике техника иярләүче механизатор. «ДТ-75»е белән чәчүдә катнашып, басу эшләрен уңышлы башкарып килсә, җәен комбайнда эшли. Иртәнге сәгать алты тулганчы басуга чыгып яшел масса кайтартуны да әлеге комбайнчы башкара, аннан инде сенажга күчә.

Басудан траншеяларга терлек азыгын ташу эшләре «КамАЗ»ларга йөкләнгән. Аларда Ильяс Әхмәдиев, Мансур Хаҗиев, Илдус Галимуллин, Павел Тарасов һәм Фәнис Зәкиуллин эшли. Араларында Павел гына яшь шофер. Калганнары инде тәҗрибәле, үз эшләренең осталары. Мондый чакта вакытның кадерен белеп, терлек азыгын югалтуларсыз базга алып кайтып җиткерергә кирәклеген яхшы аңлап хезмәт куялар. Траншеялардагы азыкны «К-701» тракторы белән Рафил Әхмадуллин һәм «К-744» белән Николай Байманов таптап торалар.

Рафил Әхмадуллин белән эшеннән бүлеп, аралашып та алдык. 1985 елда армия сафларыннан кайткан ул һәм шул елдан колхозда эшли дә башлаган. Дөрес, мәктәп елларында комбайнчы ярдәмчесе булып та  эшләгән ул. Үзе иярләгән иң беренче техника – «ДТ», аннан «Т-150» тракторы, ура торган «КПС» комбайны һәм инде соңгы елларда «К-701». 

– Баз таптауны теләсә ничек эшләп булмый. Дөрес итеп тапталмаса терлек азыгына зыян килә. Шуңа да әлеге эшнең бөтен нечкәлеген уйлап эшлибез, – ди Рафил әфәнде.

Артта калган проблемаларга кире кайтып, Азат Нәбиев белән терлекчелек тармагының нигә аксавы турында да сөйләшеп алдык. – Узган ел сентябрь аенда белгечләребезнең 80 процентка якыны «таҗлы вирус» белән авыртты, шул сәбәпле ул вакытта эш бик каты артка китте, каплатулар булмады, шуңа да бозаулаулар да август, сентябрьгә калды. Ике ай без бозау алмадык, хәзер инде бу эш җайлаша, савылган сөт күләме дә арта. Авырлыклар шушының белән артта калса иде инде, – дип тели ике дистә елдан артык шушы хуҗалыкта эшләп, терлекчелектәге бөтен үзгәрешләрне күргән, аларга яраклашкан һәм замана белән бергә атлап барырга кирәк дип ныклы фикерен белдерүче Азат абый Нәбиев.

Булган проблемалар артта калып, әлеге хуҗалык та үзалдына куйган максатларына ирешеп, уңышлары белән сөендереп эшләсен. Ә без әлеге җәмгыятькә янәдән әйләнеп кайтачакбыз әле. Ул чакта инде игеннәрнең уңышы белән танышып, игенчеләр хакында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Терлек азыгы әзерләү эш