Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күрше хуҗалыкларда

Элекке көнне генә яңгыр явып үткәнлектән, «Труд» хуҗалыгы комбайнчылары 22 июль көнне иртән барысы да паркта иде.

Әле уракка керешеп кенә киләләр, 100 гектарлап борчак теземнәргә салынган, аның 32 гектары суктырылган килеш. Кояш кыздыра башлагач, бар комбайннар тагын борчак суктырырга кузгалды. Техниканы бик җентекләп әзерләгәннәр, ватыла калганда урында ук төзәтү өчен дә шартлар тудырылган. Ашлык ташу өчен тәгаенләнгән техниканың да тишек-тошыкларын томалаганнар, брезентлар белән тәэмин иткәннәр. Шушы көннәрдә генә хезмәт хакы да алгач, механизаторларның да күңелләре күтәренке.

Урып-җыюда да күпме эшләгәч күпме алачакларын белеп торалар. Бу түләүләр беренче чиратта, югалтуларга каршы көрәшне ният итеп эшләнгән. Камылда башак калса, бөртек саламга чыкса, комбайннан коелса, суктырылган гектарларың, центнерларың күп булса да хезмәт хакына минус булачак. Бу тәртип ашлык ташучыларга да кагыла. Ындыр табагында эшләүчеләр өчен дә ашлыкны түкми-чәчми урнаштырган өчен өстәмә түләү бар. Инде җиң сызганып уракка бердәм кереп китәселәре генә калган.


Бу уңайдан күршеләре «Дуслык»та башкарылган эш күләме зуррак. 155 гектар борчак теземнәргә салынган. Аның 36 гектарын суктырганнар инде. Арышны да турыдан-туры суктыра башлаганнар. Агроном Рәфкать Шәрәфетдиновның басудан кайтып кергәне юк. Кайсы комбайнчы янына килсә дә иң элек эшнең сыйфаты белән кызыксына. «Сыйфат комиссиясе» килә дип шаярталар басуда ул күренсә. Рәфкать механизаторлар эшеннән канәгать. Берсен мактап, берсен хурлый торган түгел, молодцы, тырышалар, ди.

Гаилә подряды белән эшләүчеләрнең күп булуы остазлар белән ярдәмчеләр арасында бернинди каршылыкларга да урын калдырмый. Өйдәге шикелле бер-берсен сүзсез дә аңлап, тату эшлиләр. Ә Азат Вафинның ярдәмчесе басудагы барлык механизаторлардан да өлкән, күп дистә еллык тәҗрибәсе булган 64 яшьлек Сәлим ага үзе остаз. Киңәш-ярдәм сорап башкалар да аңа еш мөрәҗәгать итәләр. Абыйсы Рафисның Казанда укучы улы Фәнис белән эшләүче Расих Кашапов та үз эшенең остасы. Ике дистә елга якын инде басуда, һәр елны комбайнда иң күп ашлык җыеп алучыларның берсе була. Улы Гамил белән эшләүче Гадил Хәкимов та һәр уракны күтәренке кәеф белән каршылый. Шулай булмыйча, урып-җыюлар төгәлләнгәч, һәр елны зур хөрмәт күрсәтәләр үзләренә, эшенә күрә хакын да әйбәт түлиләр. Шуңа күрәдәме, «Уңыш» хуҗалыгы базасында узган комбайннар парадында иң актив, бердәм, дус комбайнчылар «Дуслык»тан иде.

Семен Петров, Александр Перфилов, Сергей Степанов, Юрий Шерстов... барысы да тәҗрибәле комбайнчылар. Мондый механизаторлар белән быелгы уракның да уңышлы үтәсенә ышаныч зур. Ындырда да моңа яхшылап әзерләнгәннәр. 22 июльгә кадәр кайтарылган 245 тонна борчакны, 220 тонна арышны эшкәртеп урнаштыруны төгәлләп киләләр инде. Ашлык күбрәк кайта башлагач, эшне 2шәр смена оештырырга ниятләгәннәр. «Түнтәр»дәге ындырда эшләрне өлкән яшьтәге мактаулы Шәрифулла Гарифуллин һәркайсын үзе җайлап, көйләп оештыра.

Көшкәттә дә бу участокны тәҗрибәле һәм абруйлы остаз җитәкли, Вячеслав Чочоков ындырдагы техниканы да яхшы белә, авылдашлары белән дә аңлашып, тоткарлыксыз эш оештыра. Гомумән, урып-җыюда тоткарлык булмасын өчен бөтен хәстәрен дә күргәннәр. Ягулык җитәрлек, ул комбайннарга урынга гына китерелә. Урактагыларны көнгә ике тапкыр ашату өчен өстәмә пешекчеләр куелган. Роза Ильясова, Рәйханә Нуруллина, Елена Слывюк кебек осталар әзерләгән аш-судан механизаторлар бик канәгать.
Рәсемдә: Түнтәр егете Расих Кашапов (өстә) кайсы кызны бәхетле итәр икән?

Әтисе дә үгетләп, ярдәм итәм дип торгач Азат Вафин быел да комбайнда эшли.

Азат комбайнында ярдәмче булып эшләүче, Түнтәрнең иң өлкән механизаторы Сәлим Вафинны парадка килгән чагында рәсемгә төшергән идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250