Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көшкәтбашның уңган игенчеләре

Быел Мәлик абый 34 нче елын комбайн штурвалы артында иген кырларын иңли. Әйтергә генә җайлы сан! Исәпләп карасаң күпме көч, күпме тир түгелгән.

Бары тик туган ягын, иген кырын, хезмәтне сөйгән кеше генә башкара аладыр бу эшне. Үзе генә яратып калмый, яшьләргә дә үрнәк күрсәтеп, киңәшләре белән ярдәм итеп эшли ул. Ничә ел рәттән үзе белән бергә эшләүче егетебез Ильфат Гильмановта да басу- кырларга мәхәббәт тәрбияли алган, техника серләренә төшендергән остазга сокланырга гына кала. Белгәнегезчә, Мәлик абый Әхмәдиев узган елгы Урак батыры, мәркәзебезнең "Игенчеләр сарае"нда алдынгы комбайнчылар сафында бүләкләнеп кайткан егетебез.

Мәлик абый, сиңа сәламәтлек, уңышлар телибез. Тагын бик күп еллар, игенче- остаз буларак иген кырларын иңләргә язсын сиңа!


Фото: Ильфат Гыйльманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте