Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көшкәтбашның урак батырлары

“Уңыш” хуҗалыгында быелгы уракта, ун көнгә бер тапкыр алдынгы комбайнчы билгеләнеп, күчмә флаг һәм 500 сум күләмендә премия биреләчәк, дип хәбәр итә “ШАТ-Көшкәтбаш” төркеме.

Урагыбызның беренче ун көне узып, беренче җиңүче билгеле булды. Ул, Салавыч авылыннан килеп, бездә икенче сезонын эшләүче Рафис Ханнанов. Улы Ислам белән алар 10 августка 322 тонна ашлык суктырдылар. Алардан азга гына калышып, 316 тонна ашлык җыйнаган Илһам Хәйруллин белән Илшат Гыйлманов экипажы ярышның икенче позициясен, Идрис Шиһапов белән Ришат Әүһадиев кыр корабы 307 тонна ашлык суктырып, өченче урынны били. Быел беренче елын уракта катнашучы Ягъфәр Гарифуллин, улы Дәниф белән 169 тонна ашлыкны ындыр табагына озаттылар. Амбарга игенне Төхфәтуллин Габделнур белән Рамазанов Рәисләр ташый. Бүгенге көнгә барлыгы 1256 тонна ашлык җыеп алынды, саламы прессланып, колхозга һәм хуҗалыкка кайтарыла.

 Раушания Галиәхмәтова һәм Илшат Гыйлманов фотолары.

https://vk.com/club120784497?w=wall-120784497_17038

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев