Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көшкәтбашта урак өсте...

Бүгенге игенчеләребез бертуган Миннеҗановлар. Абыйлы-энеле Ильнур һәм Илсаф Миннеҗановлар да быелгы игенчеләр сафында.

Ильнурның Кырымда күпер төзелешендә эшләвен язган идек инде. Күрәсең, диңгез кырына караганда, туган яктагы иген кырлары, башаклар җыры күңеленә якын булгандыр. Ни генә әйтсәң дә туган җир, туган туфрак барыбер үзенә тарта... чөнки син үзең шул туфрактан... Аның күпләр кызыккан диңгез ярларын калдырып, тузанлы булса да кадерле булган үз басу- кырларыбызга кайтуы үзе батырлык. Бу - туган якны яратуның иң зур дәлиле минемчә. Энесе Илсаф әлегә һөнәри белем бирү училищесында белем ала. Егетләр үз эшләрен яратып, зур тырышлык белән эшлиләр. Аларга быелгы урак сезонында түземлек, сәламәтлек, беләкләренә көч телибез. Һәрчак шулай туган якны яратып яшәүләрен телибез.

... урак беткәч яңадан диңгезгә күпер төзергә китсәң дә үпкәләмибез, Ильнур... кайда булсаң да син үзебезнеке... тормышка яраклашмыйча булмый, заманы шул...


Фото: Илфат Гыйльманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте