Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көтүләр чыгар чаклар (фото)

язга чыгуга, авылныкылар дүрт күзләп көтә торган шундый бәйрәмнәрнең берсе - көтү чыккан көн.

Авыл кешесенең үзе генә белгән үзгә бәйрәмнәре, сөенечләре байтак. Әле хөкүмәт карары белән билгеләп үтелә торган рәсми бәйрәмнәр аларның кайберләре янында бөтенләй төссезләнеп, кечерәеп кала кебек. Моңа аптырыйсы да түгел. Бердән, әлеге рәсми бәйрәмнәрнең күбесен авыл халкы бәйрәм итеп мәшәкатьләнми. Икенчедән, авыл кешесенең үз бәйрәме дигәне бит аның йөрәге аша үткән ниндидер бер мәшәкать белән бәйле.
Әйтик, язга чыгуга, авылныкылар дүрт күзләп көтә торган шундый бәйрәмнәрнең берсе - көтү чыккан көн. Шул да булдымы бәйрәм дияр шәһәрнекеләр. Нинди генә әле! Тик аның рәхәтлеген, матурлыгын тояр, аңлар өчен авылда яшәп, бу көнне түземсезләнеп көтеп алырга кирәк шул. Көтәрсең дә, язга таба кыш өчен дип тәгаенләп әзерләгән печән-салам, фураж такырая башлый, сатып алган терлек азыгының һәркайсы исәплегә әйләнә. Бик-бик хәсиятле хуҗалар гына аны җиде айга җитәрлек итеп туплап куя ала. Әнә, быел да бездәге ничә кеше печән бетте дип аптырап йөрде. Ярый ла, безнең "Татарстан" хуҗалыгы аны колхозчыларына һәм пенсионерларга ел әйләнәсе сатып бирә ала (быелгы кебек печән табу бик проблемалыга әйләнгән бу язда да сатты әле), күп хуҗалыклар бу чорда үзләре печән эзли башлый бит. Кыскасы, терлек азыгы чамалы булганнар бигрәк тә көтә бу көнне.
Хәер, аны абзардагы мал-туар да көтә әле - кырга чыгар көннәре якынлашканны ук сизә, үзләренчә хәзерләнә, "уяна" башлыйлар. Ә инде беренче көн кырга чыкканда карт сыерлар да җилбәзәк танага әйләнә - һич тыяр, туктатарыр әмәл калмый үзләрен. Бер-берсен сагынышып, үткән көтүдә бергә йөргән "дусларын" табышып һәм күп очракта шул зур болынга сыя алмый сөзешеп-төрткәләшеп мәш килә алар. Бу көнне мөгез сындырулар да, су эчәргә төшкән җирдә батып калулар да була, беренче көн "истәлекләре" булган корсактагы мөгез эзләре, җәрәхәтләр дә байтакка җитә.
Элегрәк бездә көтү 1 майларда ук чыга иде. Соңгы елларда май азагына таба күчте. Моның бер уңай ягы бар, көтүлектәге печән-үләннәр шактый күтәрелеп өлгерә. Тик... ничә айлар синең кулда булган эре маллар кайсы көтүгә, кайсы арканга чыгып киткәч, абзар гына бушап калмый, кулдан эш тә китә шул. Шуңа да башкасын уйлап тормастан, майга чыгуга, малларны иркенгә җибәрәсе килә башлый.
Дөрес, мал-туар өйдә булуның бер кечкенә генә плюсе бар: хуҗалыктагы эшләрне үз җаеңа эшлисең. Ягъни иртән һәркем үзәе ничәдә тели, шулай тора. Ә менә көтү чыга башлагач, авыл бер ритмда яши башлый, бигрәк тә иртән. Һәммә эш көтүгә кадәрге режимга көйләнә. Арканга дигән терлекне дә вакытында илтеп өлгерергә кирәк - ничарадан бичара дигәндәй, күнегелгәннән иртәрәк торырга туры килә.
Шунысы сөендерә: авылда сыер малының баш саны соңгы елларда тагын арта башлады. Безнең авылда гына да быел гына да ничә хуҗалыкта өчәр сыер асрауга күчтеләр. Сөткә бәяләр күтәрелү, тотрыклырак тору (кызганычка, быелга чыккач кына да инде биш мәртәбә бәяләре кимеде, әмма барыбер әле үткән елгы дәрәҗәдән бераз артыграк) нәтиҗәсе бу. Димәк, көтү чираты да озаграк "әйләнә" дигән сүз. Бу да сөенергә бер сәбәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250