Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукуруз игеп баеп буламы?

Менә соӊгы дистә ел эчендә кукуруз игүгә караш яӊадан уӊайга үзгәрде. Аныӊ шулай икәнен үзебезнеӊ хужалыкларда бу культурага бирелгән мәйданнарныӊ үсүендә ачык күренә.

СССР заманында, 60 елларда кукукуруз игүгә зур игътибар бирелгәнен әле күпләр хәтерлидер. Аны ул вакытта КПССныӊ Генераль секретаре булган Никита Хрущев исеме белән бәйләделәр. Дөрестән дә, Америка Кушма Штатларында рәсми сәфәр вакытында аны ул илнеӊ авыл хужалыгы белән, шул исәптән кукуруз игү белән таныштыралар. Менә шуннан кайткач башлана инде «кукуруз эпопеясы». Илдә күп мәйданнарда игелә торган бу культура терлекчелек үсеше өчен дә, илнеӊ экономикасын үстерүгә дә зур йогынты ясады. Хәтта икмәк тә кукуруза оныннан пешерелә торган булды. Күпмедер вакыттан соӊ бу культурага игътибар кимеде.

Менә соӊгы дистә ел эчендә кукуруз игүгә караш яӊадан уӊайга үзгәрде. Аныӊ шулай икәнен үзебезнеӊ хужалыкларда бу культурага бирелгән мәйданнарныӊ үсүендә ачык күренә.

«Татарстан» күмәк хужалыгыныӊ тәҗрибә басуында узган киӊәшмә барышында район хужалык җитәкчеләре, баш белгечләр игелгән төрле сорт кукуруз үсешен күзәтә алдылар, чәкәннәрнеӊ зурлыгы, формалашуы һәм безнеӊ шартларда орлыкка алу мәсьәләләре белән кызыксындылар. Башкаладан килгән белгечләр төньяк районнарда игү өчен тәкъдим ителгән сортлар турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруз