Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукуруз яңа культура түгел, тик...

Хәзер инде ул бөтенләй яңача үстерелә

Кукурузны Рәсәйдә элекке ил башлыгы Никита Хрущев заманыннан бирле игәләр. Чорына карап, аңа мөнәсәбәтләр төрле булды. Соңгы елларда ул кабат пьедесталның иң биек баскычына күтәрелде. Үзенең энергияле азык чыганагы булуын ул кабат раслады. Үткән гасырның илленче еллар азагы алтмышынчы еллар башында аңа булган мөнәсәбәт еш кына мәзәк хәлләргә чыганак булса да, бүген ул бөтенләй башка яктан – орлыкка җитештерү юнәлеше буенча популярлаша бара. Бу юнәлештә инде 2016 елдан нәтиҗәле эшләүче «Кызыл юл» хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин белән кукуруз турында сөйләштек.

–Фердинанд Нургаянович, сез кукурузны орлыкка үстерүгә районда иң беренчеләрдән булып керештегез кебек...
–Без кукуруз белән аңа кадәр дә начар шөгыльләнмәдек. Сыттырып, җиңсәләргә дә тутырып карадык, киптердек тә... Силосын да бик мулдан, яхшы сыйфатлы итеп әзерләргә тырыштык. 2014 елда бездә нәкъ менә кукуруз үстерү, энергиягә бай азыклар әзерләү буенча республикакүләм семинар үткәрелде. Ул чактагы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эшебезгә югары бәя биргән иде. Ул семинарда республикада иң күп  – 10 тоннадан артык сөт җитештерүче хуҗалыклар катнашты һәм безнең барыбыз алдына да кукурузны бөртеккә игүгә игътибарны артыру бурычы куелган иде.

–Кукурузны гомер-гомергә иң азактан, җылы ярата торган культура дип май ахыры июнь башларында чәчәләр иде. Хәзер киресенчә...
–Майда була торган кыраулардан куркабыз инде үзе. Тик кукурузның үсү, орлыгының өлгерү срогы бар. Аңа сыешу өчен иртә чәчәргә кирәк, чөнки майның кояшлы көннәрендә үсеп калуы кирәк. Майның шундый бер көне августның биш көненә тора. Монысы беренче сәбәп булса, икенчедән, хәзер бит инде без бөтенләй башка сортлар, башка технология белән эшлибез. Яңадан-яңа сортлар, гибридлар барлыкка килде. Бу базарда конкуренция бик көчле, һәркем үзенең товарын тәкъдим итәргә тырыша. Шуңа күрә үзебезнең шартларга яраклы, алданрак өлгерә торган, табышлы, файдалы сортларны сайлап ала белү бик мөһим, шулай ук үстерү технологиясен дә төгәл үтәргә кирәк. Кукуруз бик нәзберек культура димәс идем. Шулай да ул туфракка зур игътибар сорый. Без инде киләсе елга кукуруз үстерәсе мәйданнарны көздән үк тәгаенләп, тирәнәйтеп эшкәртеп, туфрагын анализга җибәрәбез. Чәчтең дә үстердең генә түгел...

–Димәк, «Пионер» кебек кукуруз үстерүгә махсуслашкан фирма белән хезмәттәшлек итү дә тикмәгә түгел.
–Без «Пионер» фирмасы белән өч ел хезмәттәшлек итәбез. Шул ук вакытта «Лимагрейн», «КВС» (KWS) фирмалары белән дә берничә ел эшлибез инде. Әле менә бу көннәрдә дә «Лимагрейн» фирмасы оештырган семинарда Калиниград шәһәрендә булып кайттым. Быел «Пионер» фирмасы  тәкъдим иткән 8 төрле сортны үстереп,сынап карасак, башка фирмаларның сортларын да тикшерәбез, өйрәнәбез. Дөрес, соңга елда «Пионер»га зуррак өстенлек бирдек. Ни өчен дигәндә, алар безгә коры технологияне өйрәтеп кенә калмады, безнең агрономнарга ярдәмгә үзләренең агрономнарын билгеләде, кайчан чәчәргә, кайчан гербицидлар белән эшкәртергә икәнен бөтенесен конкрет басуда хәл итәргә булыштылар. Практик ярдәм бик уңышлы, нәтиҗәле булды. Быел кукурузлар искиткеч булып үсте. Иңкүлекләргә утыртып та күпне оттык. Корылык елда силосны да мулдан әзерләдек. Кукуруз силосын без гадәттә 23 көндә сала идек, быел тәүлек әйләнәсе эшләдек һәм 11 көндә төгәлләдек. Бу да сыйфатка зур йогынты ясагандыр дип ышанабыз.

–Кукурузның мәйданнарын да елдан-ел арттырасыз дип беләм.
–Әйе, 50 гектар мәйданнан башлаган идек, быел 700 гектарда үстердек, киләсе елга 1000 гектарга җиткерергә исәп. Коры елда да орлыкка уңышы арпа белән чагыштырганда бермә-бер: быел арпаның гектарыннан уртача 20-23 центнер уңыш алсак, кукуруз орлыгыннан 65-70 центнер уңыш көтәбез. Әле бөртеккә дигән 150 гектарын суктыра башламадык.

Әңгәмәдәш – Гөлсинә Яруллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кукуруз үстерү