Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кукурузны ничек сакларга? Бу сорауга җавапны “Татарстан”, “Дуслык”, “Кызыл юл”да беләләр (+ бик күп фото)

13 октябрь көнне районыбызның берничә хуҗалыгында җитәкчеләр, агрономнар һәм зоотехниклар катнашында семинар-җыелыш булып үтте. Аны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин алып барды.

“Татарстан”, “Дуслык”, “Кызыл юл” хуҗалыклары кукурузны нинди юллар белән саклап булганлыгын үз үрнәкләрендә күрсәттеләр. Һәрбер хуҗалыкның үз алымы, мәсәлән, “Татарстан”лылар чәкәнне генә җыеп, базга карнаж итеп салалар, “Дуслык”та сыттырып, бозылмас өчен консервантлар кертеп, траншеяга салалар, ә “Кызыл юл”да шулай ук сыттырып, төрле кушылмалар белән баетып, җиңсәләргә тутыралар.

Семинар район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашында терлекчелектә 9 айга нәтиҗә ясау белән тәмамланды. Әлеге җыелышта кайсы хуҗалыкларга нинди бурычлар куелганы турында газетабызның киләсе саныннан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев