Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кунырдан Шакирҗановлар: “Безнең бөтен өмет юкәдә”

Нәсел эшен дәвам итеп, әтисеннән бу һөнәрнең нечкәлекләрен өйрәнеп калган Куныр авылыннан Илнар Шакирҗанов белән быелгы җәйнең умарта кортларына нинди йогынты ясавы хакында сөйләштек

Илнар бу эштә үзе генә түгел, аңа һәрдаим тормыш иптәше Гөлназ да ярдәм итеп тора. Күп балалы гаилә хакында газетабызда язган идек инде, алар ике баладан соң өч игезәк малай алып кайтып, район халкын гына түгел, якыннарын да шок хәлендә калдыралар. Биш балалы Шакирҗановлар гаиләсе төп йортта, әниләре белән бергә яшиләр. Тырышып эшләп, балаларын да хезмәт үрнәгендә үстерәләр.

Без дүртенче буын умартачылар, бу эш белән ныклап 2012 елдан шөгыльләнә башладык, бүгенге көндә 120 баш умартабыз бар. Бик күп хезмәт, көч сорый торган өлкә ул умарталык, - дип сүзләрен башлады Гөлназ белән Илнар.

Быелгы ел яздан ук коры тора. Язгы чәчәкләр дә бик иртә атты, озак та тормый шиңделәр, язгы якта да бал шуның сәбәпле үзләренә генә җитәрлек булды. Җыя бардылар, ашый бардылар. Без язгы бал алмадык. Билгеле бу эсселәр безнең өчен файдалы түгел, һава температурасы көндез - 25-28, ә төнлә 18 градустан түбән төшмәсә әйбәт инде. Чөнки бал ясалу өчен төн дә җылы булу зарур. Чык булуы һәм акрынлап кына сибәләп яуган яңгырлар кирәк бал булсын өчен. 30 градустан артса бал кибә, нектар юкка чыга, аннан яңгыр булмау сәбәпле басуда аткан чәчәкләр дә беренче көндә ачылса, икенче көнгә инде алар ачылыр дәрәҗәдә булмыйлар, нәтиҗәдә нектар ясалырлык түгел. Быел безнең өмет инде юкәдә. Махсус шуның өчен юкәгә чыгарабыз умарталыкны. Кышкы кар бик әйбәт булды, язгы якта әзрәк яңгырлар яуды, алар җиргә сеңде, юкәнең тамырлары тирәндә, тирәндә дым бар, шунлык белән юкә чәчәк ата. Быел ул иртә - 22 июньдә атты, башка елларда 27 июньнән соң яки июль башларында ата иде. Ул чәчәк аткач привес күренә башлады. Моңарчы әле андый бал юк иде. Безнең фикерләү буенча бал узган елгының яртысы тирәсе генә булырга ошаган, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Яхшы яңгырлар кирәк инде, җиргә сеңә торган, - дип сөйләде Шакирҗановлар.

Әйе, быелгы җәй бик эссе, коры килде, алга таба яңгырлар булып, аны зарыгып көткән һәр өлкәгә ярдәме тисә иде.

Фотолар Шакирҗановларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев