Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Курган ысулы иң уңышлысы дип саныйм, - ди “Дуслык” җәмгыятенең баш зоотехнигы Геннадий Петров

"Дуслык" җәмгыятенең баш зоотехнигы Геннадий Петров мөрәҗәгать итте:

- Рәфхәт Шәкүрович! Районнан, авыл хуҗалыгы идарәсеннән фотолар сорыйлар. Элеккеге дуңгыз абзарлары булган биналарны бозаулар, таналар һәм үгезләр үстерү өчен үзгәртеп кору турында. Биналарның тышкы һәм эчке күренешләрен рәсемгә аласы бар иде.
Урта Көшкәткә киттек. Ферма ишагылдына килеп керүгә күзем силос массасы төяүче тракторларга төште. Хикмәт тракторда гына түгел, силос массасының сыйфатлы булуында.
- Курган ысулы белән салдыгызмыни? Шәп чыктымы? - дип сорыйм.
- Кукуруз силосы бу. Лаборатория анализы да "беренче сортлы" дип килде. Терлекләр бик яратып ашыйлар.
- Үткән ел кукурузны октябрьдә генә урдыгыз. Көннәр буе яңгыр яуды. "Балчыкка әвәләнеп кергәндер ул силос" дип уйлаган идем мин.
- Юк, сез нәрсә? Бик сыйфатлы керде. Курганга бер кашык балчык та кертмәдек. Өч трактор таптады. Ике "К-700" һәм бер "ДТ". Тракторчылар эшне намус белән башкарды: Николай Шадров, Фәнис Шакиров һәм Геннадий Ефремов.
- Бу курганга күпме масса салган идегез?
- 1800 тонна. Өчтән бер өлешен ашаттык инде.
- Ничә курган салдыгыз?
- Дүрт авылда да берәрне (ферма саен). Калаган өчесе кечерәк булды.
- Силосны һәм сенажны траншеяларга да салгансыздыр бит?
- Салдык. Анысы традицион ысул бит. Әмма иң җайлысы, иң сыйфатлысы курганда булды.
Мин силос төяүче тракторчылар янына якын килдем.
- Әйдә фотога төшерим әле. Сайтка да куярлар. "Азьлане"да да бастырырлар, - дип дәшәм егетләргә.
- Кирәкмәс иде, - ди егетләр.
- Нишләп кирәкмәсен. Карале, Үземнең укучылар икән бит!
Урта мәктәпне Түнтәрдә укыган таныш егетләр икән бит: "АКМ-9" белән хезмәт күрсәтүче Вячеслав Кунаев (сулда) һәм "МТЗ-82" тракторы белән төяүче Павел Тихонов (уңда). Алга таба Геннадий белән биналарны һәм бина эчләрен фотога төшерү эшенә керештек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250