Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кылны кырыкка ярыр чак (+фоторепортаж)

Төнлә генә яңгыр яугач, 16 август көнне күп хуҗалыкларда комбайнчылар кырга төш алдыннан гына чыкты. "Сәгать уннарга Көллек басуына килегез, шул вакытка җыелырга кушкан идек", - диде Тимирязев исемендәге хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев.

Бу хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчыларын күп еллардан беләм, мәңге унны көтә торган егетләр түгел, минәйтәм һәм, эшли башлаганчы сөйләшергә җайлырак булыр дип, унынчы яртыга Чапшар өстендәге, халык телендәге Көллек дигән басуга барсак, инде өч комбайн (дүртенчесе күрше участокта булып чыкты), өч ашлык ташучы машина (шоферлары Газинур Сабирҗанов, Рифат Газизов, Илдар Усмановлар), бу участокка җаваплы белгеч Фәнил Кәлимуллин шунда. Комбанчылар да, ярдәмчеләре дә барысы комбайннары тирәсендә мәш килә. Ватылганнармы икән дисәм, юк, гадәттәге иртәнге "процедуралар" икән.
- Кичә генә борчак суктырдылар, бүген көзге бодайга күчтеләр, шуңа аеруча җентекләп чистарталар, өрдерәләр, - ди Фәнил.
Тимирязевлылар гомер-гомергә бөтен комбайннарын бер басуга кертеп, башта бер сорттагы культураларны суктыралар иде (сортлар бер-берсе белән кушылмас, буташмас өчен кирәк бу кадәресе - орлыкчылык белән шөгыльләнгән хуҗалыкта башкача ярамый). Әнә, быел да җиде комбйннары да шушы бер "почмак"та - янәшә ике басуда. 94 гектарлы басуда өч "Акрос", 85 гектарлысында өч "Дон" эшләргә тиеш, ә "Тукано"лары кичтән ватылган булган, аны да бик тиздән шушы басуларга килеп кушылачак диделәр (алгарак китеп булса да әйтик, дөрестән дә, без кайтканда инде Илфат Әсхадуллин иярләгән "Тукано" каршы очрады).
Дүртенче сезонын урып-җыюда катнашучы Рәлиф Ильясов белән сөйләшәбез. Чапшар егете икән, ярдәмчесе Фирзәр - Балтачныкы. Өч ел "Енисей"да, ура торган комбайнда эшләгән Рәлиф, сугуда беренче елы. Комбайны чагыштырмача яңа, дүртенче елы гына икән. "Комбайнчылар иртәнге сәгать алтыдан паркта, техникалар янында булабыз инде, чык төшмәгән көннәрдә иртәнге 7-8ләрдән басуга чыгабыз һәм кичке 8ләргә кадәр эшлибез. Күрсәткечләребезне көндәлек белеп барабыз, якын басуларда техникаларга да тоткарлык юк", - ди ул.
Беренчеләрдән булып Рәлиф комбайны дулкынланып торган бодай басуына кереп китә. Менә кузгалам-менә кузгалам дип торган комбайн хуҗасы Тимирязевның гына түгел, районның данлыклы комбайнчыларының берсе Ясәви Ногмановны бер генә минутка дип ишарәләп туктатабыз (бер басуга кереп китсәләр, хуҗалыкның әлеге "элекке гвардиясе"н туктатып булмасын гына беләм ләбаса!). 12 яшеннән шушы кырларда берничә ел ярдәмче, аннан комбайнчы булып эшләгән, әллә никадәр егетне шушы эшкә өйрәткән ул. "СК-4, СК-5 комбайннарында эшләдем, ике "Дон"ны бетердем, - дип шаярта Ясәви абый, - инде менә икенче елым "Акрос"та эшлим. Хәзерге комбайннарның мөмкинлекләре дә, уңайлыклары да бар, ярдәмчем Рамил Бариев белән икенче елны бергә эшлибез, бик тырыш егет"...
Күңеле белән теге "Акрос" артында икәнен аңлап, Ясәви абыйга тиз генә күңелдәге бер сорауны биреп өлгерәм: "Быелгы уракның үзенчәлеге нидә?"
- Иген өлгереп җитмәгән, әмма көтәргә чама да калмады, шуңа артка бөртек чыкмасын дип, бик акрын гына йөрергә туры килә, - ди ул һәм... комбайн кузгала да.
Ә без өченче "Акрос"ка күчәбез. Беренче елын эшләүче Нурсил Мәннанов идарә итә икән. Ярдәмчесе Илфар Һадиев белән ашыга-кабалана нәрсәдер боралар, сорауларыбызга да эш арасында гына җавап бирделәр. Аңлашыла да: басудашлары бит бункер тутыра башлады, кемнең инде бер-берсеннән каласы килсен! Ул арада алар да кузгалды, алар да суктыра башлады. "Бу комбайннарның копнителе юк, саламны чәчеп кенә баралар, аларын артларыннан ук рулонлаячакбыз. Ә "Дон" копнителеннән чыкканнарын эскертләргә салырбыз дибез, салам да күп, техника да җитешә алмый. Шуңа "Дон"нарны янәшә участокка аерым керттек", - ди баш агроном.
Басуда эшләүче бердәнбер "Дон"ның хуҗасы Фәргать Гаязовны элекке елларда эш барышында туктатып сөйләшү коры хыял иде, хәтерлим әле, бер елны комбайнына, янәшәсенә утырып, басу әйләнә-әйләнә, эш арасында гына әңгәмә корган идек. Рәхмәт яугыры, бу юлы, штурвалын ярдәмчесе Фирдүс Гарифуллинга тапшырып, берничә минутка гына булса да төште бит. Безнең белән сөйләшсә дә, күзе комбайнында гына Фәргатьнең.
- Бер инженер әйткәндәй, комбайн бит ул гел ватыла, гел ремонт сорый торган техника, аз гына игътибарыңны читкә юнәлттеңме, таш кереп яки башкача, ярты көнлек ремонт килеп чыгарга мөмкин. Анда бит бөтен механизм әйләнә, хәрәкәтләнә, эшләгәндә аларның "көе"н ят тавыш юкмы дип тыңлап кына йөрисең инде. Әле алай да кайчакта көннәр буе ремонтта ятарга туры килә. Әнә, бер көнне генә, бункер бушатканда шник өзелде, ике сәгатьләп ремонтлап кына бетергән идем, бүлгечнең шлангысы бәрде - баштанаяк майга коендым, икенчесен алыштырган идек, брак булып чыкты, аны алыштырган идек... - кыскасы, ул көнне алты бункер белән калдым...
13-14әр бункер суктыру да аз тоела Фәргатькә. Элекке елларда 30-31әр бункер солы, 24-25әр бункер арпа суктырган Гаязов бит ул!
Юл уңае ук инде иген арасына керсә дә, теге заманда хуҗалыкның данлыклы "алтылыгы"ннан бүген дә эшләүче Фәнил Хәкимҗанов та, безнең белән сөйләшүгә берничә минут вакытын жәлләмәде. Ул да 1974 елдан бирле комбайнда, биш ел ярдәмче булып эшләгәннән тыш калган елларда үзе комбайн иярли. 2002 елгы комбайнда (басудагы иң "карт" техника) да башкалардан калышмаслык итеп эшләргә тырыша. Ике дистәгә якын ярдәмче белән эшләгән, быел янәшәсендә булган Ильяс Камалов белән дә уртак тел тапканнар.
- Теземнәргә салган 115 гектарлы борчакны суктырып бетердек, уртача уңышы 30 центнер булды, әле тагын шуның кадәрне егасы бар, - дип башлады сүзен хуҗалыктагы гомуми эшләр белән таныштырып Азат Ганиев. - Көзге бодайның да уңышы начар түгел, "Казанская - 560" 45әр центнер бирә, "Львовская" да - 66, "Скипетр" да 69 центнер иде. Җир хәзерләү (без барганда янәшәдәге басуда механизатор Илнур Нургалиев көзге боздай чәчәргә җир хәзерли иде), салам рулонлау белән беррәттән терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Икенче кат люцернадан сенаж салына, печән хәзерләнә һәм хуҗалыкта эшләүчеләргә икенче мәртәбә - монысы бушлай печән өләшенә.
Әйе, хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр, бер техниканы бишкә бүләр чак җитте. "Ватылмаса, эшләргә була", - дигән кырдагыларга исән-имин эшләргә генә язсын инде.
Гөлсинә Гарипова.
Булат Сәйфетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250