Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кызганыч, әмма факт

ТРның җинаять җәзаларын үтәү инспекциясенең Балтач районы филиалында:

филиал башлыгы эчке хезмәт подполковнигы Азат Сабировның сүзләренә караганда, 2011 ел дәвамында инспекциядә барлыгы 153 кеше учетта торган. Шулар арасыннан 38 кеше мәҗбүри эшкә хөкем ителүчеләр (шул исәптән 2 балигъ булмаган), 1 кеше төзәтү эшләренә хөкем ителгән булса, ә 104 кеше (шулар арасында 4 балигъ булмаган) ирекләреннән шартлы рәвештә мәхрүм ителгәннәр.
Агымдагы ел дәверендә 12 хөкемдә булучыны (шул исәптән 3 балигъ булмаган), суд төзәлү юлына баскан дип табып, ярты сроктан җәзадан азат итте. Шул ук вакытта, 15 хөкем ителүченең эше, суд биргән йөкләмәләрне үтәмәү сәбәпле, инспекция тарафыннан судка җибәрелеп, алар ирекләреннән мәхрүм ителде. Шулай ук, 2011 елның 12 ае эчендә җәмәгать тәртибен бозган өчен инспекция 9 кешегә өстәмә йөкләмәләр йөкләргә һәм 8 кешегә сынау срокларын озайтырга сорап судка мөрәҗәгатьләр кертте һәм суд аларны канәгатьләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев