Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл» хуҗалыгының Нөнәгәр фермасында район конкурсы булды.

«Кызыл юл» хуҗалыгының Нөнәгәр фермасында сыер савучы операторларның һәм терлекләрне кабат җитештерү технологларының район конкурсынан фоторепортаж тәкъдим иткән идек. Ни өчен нәкъ менә Нөнәгәрдә дигән сорауга конкурска йомгак ясау бәйрәмендә район башлыгы Рамил Нотфуллинның чыгышында шактый тулы җавап чагылды.

Нәкъ менә «Кызыл юл»да терлекчелек нык алга киткән. Биредә җитәкчелек белгечләр белән килешеп-аңлашып, алга карап эш итә. Алкарашлы җитәкче һәм белгечләр дигән фикерне конкурсны ачканда сөйләгән чыгышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фирдәвес Нәбиуллин да әйткән иде.
Конкурска үзләреннән сыер савучылар һәм җитештерү технологларын алып килгән баш зоотехниклар да «Кызыл юл»дагы алга китешне күреп-сокланып, гәпләшеп тордылар. Алай гына да түгел, сыер савучылар һәм технологлар үзара теоретик һәм практик белемнәрен күрсәткәндә алар хуҗалыктагы эшләр белән танышып, үзләренә тәҗрибә туплап та йөрделәр.
Иң элек терлек азыгы хәзерләүнең торышы, малларга азыкны ничек итеп ашатулары белән кызыксындылар. Фураж эшкәртә торган «Экструдер», сенаж траншеясы, чабылып массасы җыела башлаган күпьеллык үләннәр басуында, Чутай, Комзавод фермаларында булдылар.
Кечкенә генә Комзавод авылында якын елларда тагын ике абзар төзеп тана бозаулар санын 1000 башка җиткерергә планлаштыруларын белгәч, тел шартлаттылар. Нөнәгәр фермасындагы соңгы бер-ике елдагы алга китеш тә күпләрне гаҗәпләндерде. Хәзер хуҗалык көн саен узган елның шушы көнендәгедән 3 тонналап сөтне күбрәк сата. Нөнәгәр фермасының бер-ике ел элек кенә бөтен җитештергән сөте кадәр бит бу! Кызыгырсың да, өйрәнерсең дә монда. Кайсы хуҗалыкның ферма уртасында шау чәчәккә күмелгән клумбалар бар?! Җитәкчеләре инициатива күрсәткән.
Белгечләр, терлекчеләр эшләп куйган. Нөнәгәрдә генә түгел, Чутаенда да, Комзавод фермасында да матур, чиста, тәртип.
Конкурс үткәрү өчен дә бөтен шартларын тудырганнар. Сыер саву операторларының 34нче, мөгезле эре терлек җитештерү буенча технологларның 10нчы район конкурсының традицион флагы фермадагы чиста, матур абзарлар янәшәсендәге чәчәк клумбалары янында күтәрелде. Бу тантаналы чараны «Сосна»да сыер савучы Гөлназ Сафина белән «Татарстан»нан технолог Раушан Кәлимуллин башкардылар.
Ярышлар 4-5 урында берьюлы бик оешкан төстә барды. Ә җиңүчеләргә бүләкне Нөнәгәр Сабан туе мәйданында хәзерләнгән мул табынлы бәйрәмдә, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин тапшырды.
Сыер савучылар арасында беренче призга иң күп очко җыйган «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Гөлүсә Галимуллина лаек булды. Икенче-өченче урыннарда мондый конкурсларда катнашып инде берничә тапкыр призлар ала алган Чулпан Габделәхәтова («Яңа тормыш») белән Резеда Хәйруллина («Татарстан»).
Соңгы елларда «Борнак» хуҗалыгында сыерлардан бозау алу сизелерлек яхшырды. Бу җитештерү технологы Илфак Фәләхетдинов хезмәтенең дә нәтиҗәсе. Ул конкурста да иң зур балл җыеп технологлар арасында беренче урынга лаек булды. «Кызыл юл»дан Гөлнара Низамиева - икенче, «Кама»дан Гөлназ Гәрәева өченче урында.
Анализлап карасаң, бу хуҗалыкларда да сыерларның сервиз периодлары кыска, кысыр калу очраклары аз, бозаулар күп туа. Район җитәкчелеге мәйдан хуҗалары өчен аерым шатлыклы хәбәр дә алып килгән иде. «Кызыл юл»ның баш зоотехнигы Гөлзифа НӘҖИПОВА Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгы, ә Нөнәгәр фермасы мөдире Вәсилә МӨХӘММӘТҖАНОВА министрның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Традиция буенча бәйрәмдә иң яшь һәм иң өлкән хезмәтчәннәргә дә хөрмәт күрсәтелде. «Уңыш»тан Лилия Төхфәтуллина хезмәт юлын яңа башлаган, «Алга»дан Рәмзия Гыйматова тәҗрибәле өлкән сыер савучы, «Яңа тормыш»тан Равил Баһаветдинов - өлкән, Тимирязев исемендәге хуҗалыктан Булат Габделхаков яшь белгеч буларак бүләкләп кителде.
Район мәдәният үзәге һәм Нөнәгәр авылы үзешчәннәре чыгышларын тыңлап-карап, иркенләп аралашып, ял итеп, инде онытыла башлаган мондый очрашулар бик кирәк икән дип таралышты терлекчеләр. Әйе шул. Үзең кебек һөнәр ияләре белән аралашып тору бик кирәк һәм ул эшеңә яңа төсмерләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250