Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл»да отчет сайлау җыелышында хуҗалык рәисен сайладылар

Кичә «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативыныӊ отчет сайлау җыелышы булды. Аныӊ эшендә Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты.

Кооператив әгъзаларыныӊ зур күпчелеге катнашкан бу җыелышта Хайруллин Фердинанд һәм баш белгечләр 2014 елныӊ нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
Кооперативныӊ соӊгы еллардагы эшчәнлегенә «күз тимәсен», Нөнәгәр, Комзавод авыллары белән берләшеп, уртак тел табып эшләүнеӊ әҗере - бу күмәк хуҗалык районда гына түгел, республикада да үзенеӊ мактаулы исемен яӊгыратты. Хуҗалыкныӊ «Фундук» кушаматлы савым сыеры Мәскәүгә барып, Татарстан данын яклады, икенче урынга лаек булып, көмеш дәрәҗәле медаль белән бүләкләнде.
Алда әле эшләнәсе эшләр, ирешәсе үрләр зурдан. Бу турыда чыгыш ясаучылар җентекләп җиткерделәр. Бертавыштан 5 елга сайланган кооператив рәисе Хайруллин Фердинандка халык олы ышанычын белдерде, ул да үзенеӊ йомгаклау сүзендә бергә, килешеп, фикерләшеп, киӊәшләшеп эшләячәген җиткерде.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин аӊа Таткарстан Республикасы Хөкүмәтенеӊ Рәхмәт хатын тапшырды, шулай ук бу җәмгыятьнеӊ сыер савучысы Абдуллина Бадилә, тракторчысы Усманов Рашит Балтач район башлыгыныӊ Рәхмәт хатларына ия булдылар. Лаеклы ялга чыгучыларга, җиӊүчеләргә саллы бүләкләр әзерләнгән иде. Кич белән бергәләп шатланышып Ришат Фазлыйәхмәтов концертын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250