Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кылны кырыкка ярыр чак. Кемнәр өчен?

Мич башында ятып икмәк булмас, диләр халыкта.

Районыбызның фидакарь игенче-механизаторлары урак өсте өчен уңай булган һәр көннән, һәр сәгатьтән оста файдаланып, игеннәрне җыеп алу белән мәшгульләр.
Хәер, узган атна ахырыннан башланган дәвамлы яңгырлар игенчеләребезгә бераз хәл алырга да, басу тузанын басарга да мөмкинлек бирде анысы. Ләкин, әлеге чорда күмәк хуҗалыкларда кылны кырыкка ярыр чак: уңышны җыю дәвам итә, хәзер инде шушы күләмле эшкә көзге чәчү дә килеп кушылды. Өстәвенә, саламны җыйнап урнаштыру, җир эшкәртү, икенче кат күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләү кебек хезмәтләрне дә комплекслы алып барырга кирәк. Игенчелекнең төп нигезен тәшкил иткән бу эшләрнең барысын да җыйнап, уңышлы алып бару өчен хезмәтчәннәрнең бердәмлеге, хезмәтне дөрес оештыру мәсьәләләре дә әһәмиятле өлеш булып тора.
Авыл хуҗалыгы тармагында иң мөһим хезмәтләрнең берсе – көзге уңышка нигез салыну, чәчүгә керешеп китү. Вакытны, чәчү өчен уңайлы чорны кулдан ычкындырмыйча, дәвамлы яңгырларга кадәр районыбыз игенчеләре көзге чәчүгә старт бирергә өлгерде, чәчү эшләрен иң беренчеләрдән булып Татарстан, Сорнай, Якты юл күмәк хуҗалыклары башлап җибәрде. 18 нче августка алынган мәгълүматлар буенча, әлеге көнгә районыбызда 171 гектар мәйданда көзге арыш культурасы җир куйнына иңдерелгән. Инде шушы көннәрдә, чәчү өчен уңайлы вакытларны кулдан ычкындырмыйча, калган күмәк хуҗалыкларда да көзге чәчүгә старт бирелер дип ышанабыз.
Ә урып-җыю кампаниясе барышына тукталсак, 18 нче августка районыбызда 14 мең 216 гектар мәйданда бөртекләр суктырылып хуҗалык амбарларына тулаем 56 мең 952 тонна яңа иген уңышы кайтарылган. Уртача уңыш күләме гектарыннан 40,1 цетнерны тәшкил итә. Бүгенге көндә күмәк хуҗалыклар басу кырларында уҗым бодае һәм борчак культурасы җыйнау тулаем тәмамланды, көзге уҗымнан тулаем 14 мең 65 тоннага якын иген уңышы җыеп алынды, борчак культурасының чыгышы 7 мең 866 тонна. Көзге арыш культурасын суктыру да финиш сызыгында. Әлеге культурадан тулаем җыем бүгенге көнгә 23 мең 824 тоннаны тәшкил итә.
Урып-җыю чоры игенче-механизаторлар, шоферлар өчен хезмәттә сыналу чоры ул. Уракка керешеп киткәнче үк, аларның һәрберсенең күңелендә беренче булу хыялы яши. Шул өмет хисе комбайнчыларга җитештерүчән эшләргә, шоферларга озын юлларны кыскартып, тагын да җәһәтрәк эшләргә этәргеч ясый. Елның-елында районыбызда урак өсте кампаниясендә игенче-механизаторлар өчен киеренке хезмәтләрендә стимул буларак төрле кызыксындыру чаралары эшләп килә. Шуларның берсе – сертификатлар тапшыру. Киеренке хезмәт темпларына уралып, 2020 елның урып-җыю кампаниясенең өченче сертификатларына ия булучы игенчеләр исемлеге дә билгеле инде. Исемлеккә кертелгән 31 бүләкләнүченең 23енә 500 сум күләмендә, ә инде ярыш шартлары буенча тулаем җыем нормасын ике тапкырга үтәгән 8 игенчебезгә 1000 сум күләмендә акчалата премияләр тапшырылды. “Хезмәтенә күрә хөрмәте” диләр халыкта, әче тир белән генә татлы аш табылганын игенчеләребезнең һәрберсе аңлый һәм җитештерүчән эшләргә омтыла. Кызган тимер, басу тузаны эчендә табигать көйсезлекләренә көйләнеп, көне буе фидакарь хезмәт куйган, үзенә йөкләнгән олы бурычны намус белән башкарып, табыннарыбызны икмәкле иткән игенчеләребезгә зур рәхмәт. Кыр хезмәтчәннәренә хәерле хезмәт көннәре теләп калабыз.
Мәгълүматлар 18 нче август көненә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлегеннән алынып,

“Кайтаваз” радиосы тарафыннан әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев