Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр эшләре көндәлеге яки һава торышы ныклыкка сыный

Быелгы алмашынучан һава торышы Татарстан аграрчылары өчен җитди сынау булды. Урып-җыю эшләренең иң кызган чагында көчле яңгырлар явып китте. Шуңа күрә хуҗалыклар аяз һава торышының һәр сәгатеннән файдаланырга тырышалар.

Балтач районында да һава торышы безне ныклыкка сынады. Районыбызның урып-җыю мәйданы 31,467 мең га тәшкил итә. Бүгенге көнгә 4,715 мең га мәйданда игеннәр суктырылган, бу барлык мәйданнарның 15% ын тәшкил итә. 15,448 мең тонна суктырылган, уртача уңыш -32,8 ц/га. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңгырлы һава торышы булу сәбәпле районда урып-җыю эшләре узган ел белән чагыштырганда артта бара. 2018 нче елда хәзерге вакытка 36,798 мең тонна ашлык суктырылган булган.

Көзге культураларга килгәндә, ниятләнгән мәйданның әлегә аз өлеше генә чәчелгән.  Бу юнәлеш буенча эшләр  “Дуслык” Җаваплылыгы чикләнгән җәгыятьтә  генә алып барыла һәм 15 нче августка 50 га җир тәшкил итә. 2018  нче ел белән чагыштырганда, 15 нче августка бу мәйдан 1400 га булган. Көзге культуралар өчен җирләрне әзерләү салмак темпта бара (бүгенге көнгә 6 мең га җир, 2018 елда бу сан 9,3 мең га тәшкил итте). Әмма һава торышы безгә елмаер һәм тиздән без кулдан ычкынган вакытны кире кайтарып алырбыз дип ышанабыз.

Шулай ук терлек азыгы әзерләү буенча эшләрнең барышына да тукталасы килә. Бүген районда 4365 га күпьеллык үлән чабылган (2018 нче елда - 6096 га) һәм 12, 001 мең тонна печән, 139,095 мең тонна сенаж әзерләнгән.

Әлеге мәгълүматлар районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ннән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев