Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кырда – урак өсте.

Бүген районыбыз кырларында урып-җыю тулы куәтенә бара. Беренчеләрдән булып әлеге җаваплы кампаниягә керешкән «Татарстан» игенчеләре дә, елдагыча, бик бердәм һәм оешкан төстә эшли.

Комбайнчылары барысы да тәҗрибәле, районда мактаулылар: Райнур Бариев (ярдәмчесе – Салават Саттаров), Илшат Һидиятов (Марсель Мөхәммәдиев), Рәфкать Саттаров (Нурсил Закирҗанов), Рузил Ильин (Рифкать Сабиров). Урудагылар да һөнәри осталыкта алардан калышмый: «Магдон» белән эшләүче Радим Иванов, Фәнил Хамматов эшеннән дә җитәкчеләр бик канәгать.

–Иң элек көзге бодайны турыдан-туры суктыра башлаган идек, 13 гектарын гына шулай алып калдык, дымлырак булгач, теземнәргә салдык һәм алдан урылган борчак басуына күчтек, – ди хуҗалыкның баш агрономы Фирдүс Хәкимов. – 101 гектарда борчакны җыйнап алдык инде, уңышы бик әйбәт, гектардан уртача 33,7 центнер чыкты. Тагын 106 гектарда соңрак өлгерә торган сортлы борчак бар.

Аны теземнәргә салган, дымлылыгы кимегән арада хуҗалык комбайнчылары кабат көзге бодай басуына күчә. 70 гектардагы «Льговская-4» сорты игенчеләрне 74,7 центнер уңыш белән сөендергән. Әлеге мәйданда эшләр тәмамланганнан соң комбайнчылар 44 гектарлы арыш басуында эш башлый. Аның да уңышы әйбәт: уртача 48,9 центнер. Егылган өлешен теземнәргә салсалар, арышны турыдан да суктыралар. Уңышы мул чыкса да, басу-ындыр табагы арасында «КамАЗ»лар йөреп кенә тора: шоферлары Ранил Сәйфелганиев, Борис Алексеев, Раушан Сабиров, Рәсим Нәфыйковлар комбайннар тулып, көтеп тормаслык итеп өлгереп бара. Алар артыннан ук басуга салам рулонлаучылар керә, саламны җыештыру-ташуда гына дистәләгән техника эшли, бу кадәресе җир эшкәртүчеләргә тиз арада мәйдан бушату өчен кирәк. Икенче кат терлек азыгы әзерләүне урып-җыю башланганчы төгәлләүләре бөтен көчне уракка тупларга мөмкинлек биргән. Бу зур плюс булды, ди белгечләр. «Ындыр хуҗалыгы да яңа ашлыкны кабул итәргә күптән әзер иде инде, анда да Иңгел Мөхәммәтҗанов җитәкчелегендә бик булган егетләр эшли. Кырга чыксаң, күңел сөенә торган быел, барлык басулар да мул уңыш вәгъдә итә, исән-сау җыйнап алырга язсын», – ди бишенче елын баш агроном булып эшләүче Фирдүс.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы