Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кырда ятып калганнар яки агуланган бал кортлары турында

Бал кортлары күпләп үлә. Районның умартачылык буенча инспекторы хәбәр итүенчә, һәр умартада оча торган бал кортларының 50 проценты үлеп беткән.

Моннан соң шулай итәчәкбез: “умартачылык” дигәнне ишетәбез икән, кешелек турында уйлаячакбыз.

В.АКСЕНОВ
рус язучысы

Бал кортлары күпләп үлә. Районның умартачылык буенча инспекторы хәбәр итүенчә, һәр умартада оча торган бал кортларының 50 проценты үлеп беткән. Умарталыклары якын урнашкан һәм шул тирәдә йорт янында бал кортлары тоткан умартачыларны сораштыру бу мәгълүматны раслады. Һәр умарта яныннан 1 литр, кайбер умарталыкларда күпкә зуррак күләмдә үле бал кортларын җыеп алырга мөмкин. Әле бу тапкан балларын умартага кадәр алып кайтып өлгергәннәре, ә күпме корт кайта алмыйча үлеп калган.

Берәр чир булса, бал кортлары семьялары белән үлеп бетәр иде, ә монда иң кирәкле, балга очучы кортлар кырыла (әле очарга өйрәнмәгән яшьләре генә кала), димәк, алар агуланган.

Иртән кукуруз басуында агу сибеп йөргән техниканы күрү умартачыларның шиген бөтенләй юкка чыгарды. Чынлыкта “Пестицид һәм агрохимикатларны саклау, куллану һәм күчереп йөртү кагыйдәләре”нең 2.22нче бүлегендә бал кортларын пестицидлар йогынтысыннан саклау өчен, эшкәртүне көн азагында үткәрергә кирәк диелгән. Шул ук вакытта умарталыклар эшкәртелгән урыннан 5 километр ераклыкка илтелергә яки бикләп куелырга тиеш.

Сораша торгач, бал кортларын югалткан умарталыкларның барысының да горчица басуына якын урнашканлыгы ачыкланды. Горчица – бал кортларын бик җәлеп итә торган үсемлек, аннан җыелган бал да гаять шифалы була. Ләкин бу юлы шифалы булырмы, пестицидлымы?

Горчица агуланган,  агулаучы моны таныды, ләкин препаратның исемен хәтерләмәде. “”Ни өчен умартачыларны кисәтмәдегез?” – дигәнгә: “Онытылган инде”, – дип җавап бирде. Агроном сүзенә караганда, агу кичен сибелгән булган (горчица инде чәчәк аткан идеме дигәч, аткан иде диде), ә умартачылар аңа 20 көн үткәч кенә мөрәҗәгать иткән, шуңа агроном бал кортлары үлүдә үзенең гаебе юк дип саный. Икенче яктан караганда, бал кортларын кызыктыручы үсемлекләрне чәчәк ату вакытында эшкәртү тыелган, чөнки бу бал кортларын агулау була. Пестицидлар белән эшкәртеләсе урыннан 5 км. радиуста урнашкан кортлык хуҗаларын мәҗбүри рәвештә кисәтәсе. Кисәтү өч көн алдан, эшкәртәсе дата һәм бал йөртүче кортларга препарат куркынычлыгының классын күрсәтеп бирелергә тиеш. Умартачыларны массакүләм мәгълүмат чаралары, администрация, ветеринар станцияләр аша кисәтергә мөмкин. Умарта кортларына эшкәртүдән соң 2 атна узгач кына ул урында очарга ярый.

Агрономнар гаепне берсеннән-берсенә күчереп йөртә торды, басуларның нормаларны бозып эшкәртелүе раслана гына барды. Рапсны өчәр тапкыр агулаганнарын, аерым хуҗалыкларның агуны кич җиткәнче сибүләрен, чәчәк аткач эшкәртүләрен белә килдек. Умартачылар җәй башында көчле итеп эшли башлаган бал кортларының кисәк кимүеннән зарлана торды. Умартачылар белән агрономнар арасындагы низагның, гомумән, беткәне юк, чөнки әлеге хәл ел саен кабатлана. Эт өрә тора, бүре йөри тора...

Бал кортларының яртысы үлеп бетү аларның бөтенләй юкка чыгуы кебек куркыныч күренмәсә дә, умартачылар өчен зур югалту. Аларның, үзләре әйткәнчә, “төн йокыларын йокламыйча, зур өметләр баглап, куйган хезмәт”ләренең кемнеңдер салкын карашы аркасында гына кинәт юкка чыгуы әллә гаделсез түгелме?

А.Эйнштейн бал кортлары үлеп бетеп 4 ел үткәч, кешелек тә бетәчәк дигән. Барлык умарта кортларын пестицидлар гына юк итә алмас, ләкин үз тирәбездәге табигатькә, барыбер дә, җаваплырак карарга өйрәнергә кирәктер.


Миләүшә ХАЛИКОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Умартачылык