Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

КЫЯРНЫ ИРТӘ ЧӘЧӘМ

Кыярны март азагында чәчәм. Ул күчереп утыртуны яратмый. Минем ысул тамырларга зыян китермичә күчерү мөмкинлеге бирә.

Кыяр “чүлмәк”ләрен ламинат астына җәя торган материалдан (подложка) ясыйм. Төзелеш кибетләреннән таба аласыз, аның белән суыткыч, кер юу машиналарын да төрәләр.

Подложканы 15 см киңлектә, 50 см озынлыктагы тасмаларга кисеп, маляр скотчы белән ябыштырырга (төпсез чүлмәк ясыйбыз). Мондый чүлмәкләрне аслыкка урнаштырырга туры киләчәк. Бу үлчәмдә ясаганда, ул бер тапкыр кулланыла торган тәлинкәләргә кую өчен таман булачак. Беренче мәлдә үсентегә зур савыт кирәкми, шуңа чүлмәкнең “муенын” тышка бөкләп торабыз. Кыяр үсә башлагач, бөкләгән урынын күтәреп, туфрак өстәргә була. Үсенте тагын ян тамырчалар җибәрә, ныгый.

Үсентеләрне “чүлмәге” белән җиргә утыртам. Яртылаш кына күмәм, тирәсен мүлчәлим, чүлмәк аз гына күренеп кала. Подложка җылы саклый. Мондый “чүлмәк”тә кыярның тамырлары туңмый, алар рәхәтләнеп үсә.

Р.ХӘБИБУЛЛИНА, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга