Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл»да хисап тоттылар

Хуҗалыгыбыз һәр тармак буенча районда алдынгы урыннарда булса да, кимчелекләргә күз йомып булмый, дип белдерде хуҗалык рәисе

«Кызыл юл» кооперативы үзенең хисап җыелышына матур күрсәткечләр белән килде. Хуҗалыкның төп эшчәнлеге мул һәм шул ук вакытта очсыз авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, аны тиешле бәягә сатып, халыкның эш һәм ял шартларын яхшырту, хезмәт хакын вакытында бирүгә юнәлдерелде, дип башлады үзенең чыгышында хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин.

«Кызыл юл» районда иң зур хуҗалыкларның берсе, уңышлары да саллы. Монда 5158 гектар авыл хуҗалыгы, 4128 гектар сөрүлек җирләре бар, хезмәт куючы 134 кооператив члены белән бергә алар хезмәтенә куанып  377 лаеклы ялдагы хезмәтчәннәр яши.

Игенчелек тармагының киләчәк өчен, бигрәк тә терлекчелек юнәлешен үстерүдә гаять әһәмиятле икәнен монда яхшы аңлыйлар. Хисап чорында 4383 тонна ашлык (кукуруз белән) җыелган. Терлекчелек һәм шәхси хуҗалыкларга бу алдагы елда тупланганнары белән җитә, дип исәпләгәннәр. Хуҗалык хезмәтчәннәренә барлыгы 6025 центнер ашлык сатып бирелгән, док-ладчы әйтүенчә, бу 10 тонна йөк күтәрешле 60 «КамАЗ» машинасы булыр иде. «Кызыл юл»ның үз рапс сыгу цехы бар һәм аны тулы көченә эшләтү хуҗалык кассасына саллы гына керем кертә. 400 гектарда рапс культурасын игеп, 617 тонна уңыш алганнар, шуңа өстәп 360 тонна рапс сатып алынган. Бүгенге көндә сыгылган рапс маен 1 килограммын 105-106 сумга саталар, калган жмых терлекчелек өчен файдалы азык булып кулланыла.

Кооперативның баш агрономы Рәис Сафиуллин чыгышында да игенчелектә төп хәл ителәсе мәсьәләләр кузгатылды. Аның әйтүенчә, узган ел 300 гектардагы көзге бодайның 257се, 400 гектардагы арышның 100 гектарын бозып, өстәп чәчәргә туры килгән. Җәй чорында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләсе кискен торган, 2021 ел белән чагыштырганда сенаж 30 процент, печән – 40, салам – 42, силос 86 процент кына тупланган.

Игенчелектә технологияне саклау төп бурыч булып кала, дип белдерде ул. 70 гектарлы арпа басуын вакытында корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртә алмадык, шушы басудан гына  8 центнер икмәкне алып бетермәдек, нәтиҗәдә 728 мең сум акча югалттык, дип чыгыш ясады баш агроном.

2021 елда кукуруз культурасы 700 гектарда игелсә, бу елда аны 1000 гектарга җиткерү бурычы куйганнар. Көздән Идел буе регионнары, республика белгечләре катнашында уздырылган зур киңәшмәдә бу культураны игүнең нәтиҗәсе турында хуҗалык басуларында тәҗрибә уртаклашу булды, аларның эшләре хупланды. Хуҗалыкның республика орлыкчылар ассоциациясенә кабул ителүе дә зур этәргеч булыр, дип ышаналар.

«Кызыл юл» кооперативы кассасына 2021 елда барлык төр сатудан  һәм хезмәт курсәтүләрдән  371 миллион 662 мең сум акча тупланган. Шуның 302 миллион 931 мең сумы, ягъни барлык кергән акчаның 82 проценты терлекчелек тармагыннан кергән. Сөт җитештерүне алдагы ел белән чагыштырганда 14  процентка арттыра алганнар, бу өстәмә 34 миллион 524 мең сум табыш, дигән сүз. Бүгенге көндә мегаферма бар көченә эшли башлаган, анда 1000 баштан артык сыер савыла. 500 баш савым сыерына исәпләнгән өченче торак файдалануга тапшырылган, комплекста яңа азык цехы эшли. Терлекчелек өлкәсендә районда иң алдынгы урыннарда булсак та, кимчелекләргә күз йомып булмый, дип белдерде хуҗалык рәисе. Мәсәлән, 105 баш тана вакытында капланмаганлыктан  симертеп сатылган. Алар вакытында каплатып, нәселле итеп саткан булсак, өстәмә 12 миллион сум акча кергән булыр иде. Вакытында каплатмыйча, шулай ук төрле сәбәпләр аркасында 34 буаз, ә барлыгы 359 баш  сыер яраксызга чыгарылган. Шуларның яртысын гына булса да саклап калып, тиешенчә каплаткан булсак, читтән тана да аласы булмас иде. Ә бит бер тана бәясе 200 мең сум. Хуҗалыкка 33 миллионга төшереп 159 баш тана алырга мәҗбүр булдык, кайвакыт тиеннәрне саныйбыз, менә бу мәсьәләгә игътибарны бирү кирәк, дип белдерде Фердинанд Нургаянович.

Терлекчелек комплексы мөдире Ирек Маннапов та үз чыгышында җитешмәгән якларга тукталды. Мәсәлән, комплекста терлекләр буенча 3 төрле компьютер программасын урнаштырганнар. Алар үз чиратында терлек ризыгын хәзерләүдә, ветеринар табибка һәм ясалма орлыкландыручыга зур ярдәм.  Әмма ул программалар үзләре генә эшләми, һәр күрсәткеч, һәр сан вакытында кертелеп барырга һәм программа күрсәткән кимчелекләр савымчылар, белгечләр тарафыннан тиешенчә бетерелергә тиеш. Мул продукция җитештерүне җайга салуда бу беренчел бурыч итеп куелды.

Хуҗалыкта агымдагы елда басып торган һәр сыердан 10000 кг. сөт савуны бурыч итеп алалар. Терлекчелек буенча чыгыш ясаган белгечләрнең чыгышыннан күренгәнчә, ит һәм сөт арттыру турында сүз алып барыла икән, иң беренче чиратта терлекләрнең сакланышына, тәүлек артымына, дисциплинага, чисталыкка беренче игътибар бирелергә тиеш.

 

«Кызыл юл» хуҗалыгы районда төзелеш һәм техник яктан җиһазланыш буенча иң ныклардан санала. 2021 елда барысы 116 миллион 595 мең сумлык төзелеш эшләре башкарылган,  105 миллион 526 мең сумлык  техника һәм җиһазлар сатып алынган. Болар барысы да хуҗалык икътисадының югары табышлы булуын исбатлый.

Бүгенге көндә һәр сыердан уртача 31 килограммнан артык сөт савыла, 30600 килограмм сөт сатудан һәр көн саен хуҗалык кассасына уртача 1 миллион 120 мең сум акча керә. Җыелышта катнашкан һәм чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин бу күрсәткечләр артында хезмәтчәннәрнең, белгечләрнең тырыш хезмәте ята һәм алга бару өчен барлык мөмкинлекләр бар, дип белдерде. Бары тик һәркемнең, сыер савучы буламы, белгечме, җитәкчеме, үз эшенә намус белән карап, уртак максатларга ирешүне бурыч итеп алулары кирәк, диде ул.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы «Кызыл юл» хуҗалыгы