Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кызыл юл»да әйбәт эшлиләр (+фоторепортаж)

Район башлыгы Рамил Нотфуллин боерыгы белән төзелгән сыйфат комиссиясе районыбызныӊ төньяк өлешендә урнашкан хуҗалыкларга юл тотты. Беренче тукталыш «Кызыл юл» хуҗалыгында булды.

Басу-кырларны ураганчы, иӊ беренче эш итеп, Чутай терлекчелек комплексы янында озын җиӊсәләргә ашлык тутыру белән мәшгул булганнар янына тукталдык. Районда иӊ беренчеләрдән булып арпа суккач, югары дымлылыктагы ашлыкны нишләтергә уйлыйлар икән диючеләр табылгандыр. Узган урып-җыю чорында да кызылюллылар нәкъ шушылай эшләгәннәр иде.  Сере бик гади икән – 5 миллионннан артык акчаларын жәлләмәгәннәр, дымлы ашлыкны җиӊсәләргә тутыру җиһазын үзләре сатып алганнар. Урып-җыюны берничә көн алдан башлап була, дымлы ашлыкны киптереп,  чыгым чыгарасы юк, терлекләргә ашату өчен дә менә дигән сыйфатлы азык, дип безгә кыска гына аӊлатма бирде хуҗалык рәисе Фердинанд Хәйруллин. Язгы чорда бу төр азык бетеп китте, сава торган сөтебезнеӊ күләме сизелерлек кимеде, димәк, сөт саву өчен менә дигән ризык бу, дип өстәде рәис.

Кырларга юлыбызны Акман басуларыннан башладык. 1200 гектарны биләгән бу кырларга яӊгыр бик эләкмәсә дә, тиешле агротехник чараларны вакытында үтәгәч, уӊыш түбән түгел, һәр гектрадан арпаныӊ 35 центнер   биргән участоклар да бар. Игеннәре җыелган басуларны  чәчүгә  әзерлиләр, Гарифуллин  Әмир  иярләгән куәтле «К-744Р4» тракторы артына таккан «COMBIMASTER-9,0» җайланмасы белән 9 метр киӊлектә саламы сиптерелгән җирне тулысынча эшкәртеп бар. Салам да туфрак белән каплана,  аныӊ өске катламы да йомшак, көзге дымны тулысынча сеӊдерә алырга сәләтле.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенеӊ баш агрономы Мәсхүт Гарипов эшкәртелгән җирнеӊ тирәнлеген кат-кат үлчәп, туфракныӊ эшкәртелүеннән канәгать калды. Моннан 4 ел элек алынган бу җайланма ул вакытта да 5 миллион сум тора иде, хәзер дә шул бәядә, ышанычлы һәм җирне менә дигән итеп эшкәртә, дип үзенеӊ аӊлатмасын бирде Фердинанд Хәйруллин.

Акман басуында ике комбайн арпа сукса, Комзавод авылы астында  3 комбайн, Чепья ягында 2 комбайн эшли. Комбайннарны нигә бүлгәләдегез, дигән сорауга, бүгенге көндә һәр басуныӊ өлгергән өлешен алып барабыз, барлык комбайннарны бер урынга туплауныӊ хәҗәте юк, дип җавап бирделәр.  Комбайннар артыннан калган саламда ашлык бөртекләре юк дәрәҗәсендә.

Комбайнчылар арасында хәзергә «Дон» маркасында эшләүчеләр арасында  14 августка 6314 центнер ашлык суктырып беренче урында  Фәнис Гарифуллин бара, Нәкыйп Шәйхетдинов һәм Рәфыйк Галиев аныӊ үкчәсенә басып киләләр. «Нива» маркалы комбайнда эшләүчеләр арасында Илдар Зыятдинов алда.

 

Баш мөхәррир фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте