Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге чәчү һәм туңга сөрү эшләре зур оешканлык сорый

Көзгә таба барабыз. Әлеге чорда яңа уңышны җыеп алу белән бергә киләсе ел икмәге турында кайгырту да кичектергесез бурычларның берсе булып тора.

Сынаулы дисәк тә, авыл кешесенә мәрхәмәтле булды быел табигать, терлек азыгын да, икмәген дә мулдан бирде. Бүгенге көндә инде күмәк хуҗалыклар алдында тагын бер мөһим мәсьәлә – көзге чәчү һәм туңга сөрү эшләрен дә зур оешканлык белән алып бару мәсьәләсе өстәлде. Быел районыбызда 9 мең 600 гектар мәйданда көзге чәчү планлаштырыла. 24 август көненә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, планлаштырылган мәйданның 3 мең 261 гектарында көзге чәчү тәмамланган. 3 мең 161 гектар мәйданда көзге арыш, 100 гектарда уҗым бодае культурасы җир куйнына иңдерелгән. Авыл хуҗалыгында шунысы игътибарга лаек: һәр хезмәтнең үз вакыты бар һәм нәтиҗәгә йөз тотып эшләгән хуҗалыкларда эш торышы да шушы алтын кагыйдәгә нигезләнеп башкарыла. Шулай булырга тиеш тә кебек, чөнки үз вакытында һәм җиренә җиткереп оештырылган хезмәттән генә уңышка өметләнеп була. Ләкин ни кызганыч, районыбызда инде атна-ун көн элек көзге чәчүгә старт бирелүгә карамастан, Тукай исемендәге күмәк хуҗалык басуларында чәчүдә тынлык хөкем сөрә. Уңайлы вакытларны бер сәбәпсез кулдан ычкындырып, киләсе язда көзге культуралар үтә начар тишелде дип йөрергә калмасын иде бу хуҗалыкка.

Район кырларында 2020 елгы урак өсте кампаниясе дә эзлекле рәвештә дәвам итә. Һава шартлары уңай, барысы игенче кулында. Әлбәттә, август ахырына таба барган саен, калган уракта югалтулар да арта, шуңа күрә һәр хуҗалыкта бу чорда сыйфат мәсьәләсенә тәлапчәнлекне икеләтә арттыру сорала.

Тулаем җыем буенча булган саннарга тукталсак, урып-җыюның тәүге көннәреннән алып, район күмәк хуҗалыклары амбарларына барлыгы 74 мең 519 тонна яңа икмәк уңышы кайтарылды. Бүгенге көндә басу-кырларда арпа, солы, вика культуралары уңышын җыйнау дәвам итә, культуралардан уртача уңыш чыгышы гектарыннан 40,8 цетнер.

Басу-кырда гына түгел, фермаларда да эшнең бетәсе юк. Нинди генә җаваплы имтихан чоры булмасын, чәчүме, урып-җыюмы, сөт терлекчелегенә игътибар кимергә тиеш түгел. Сөт – район көзгесе, көндәлек акча керемен дә сөт тәэмин итүен онытырга ярамый. Күмәк хуҗалыкларда терлекләрне кышкы ашату рационына күчерү бара, һәм, әлеге процесс барышында продуктлылыкта артык югалтуларга юл куймау буенча да җентекле эш оештыру кирәк. Бүгенгә көндә район күмәк хуҗалыкларында барлыгы 272,3 тонна сөт җитештерелеп, шуның 260 тоннасы дәүләткә озатыла. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда хуҗалыкларда тулаем җитештерелгән сөт күләмен 24 тоннага, ә дәүләткә сөт сату күләмен 29 тоннага арттыруга ирешелсә дә, август ае башыннан хуҗалыкларда 5 тоннага кадәр сөт кимүгә юл куелды. Терлекчелек белгечләре моны, берьяктан, терлекләр организмының рационда булган үзгәрешләргә йогынтысы, ияләшү барышына кайтарып калдырсалар, башка сәбәпләргә бәйле булган очракта, аларны вакытында ачыклап, кимчелекләрне бетерү өстендә эшләүне озакка сузарга ярамый.

27 август көнне районыбызда терлекчелек тармагы белән бәйле зур чара – сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы узачак. Иң алдынгы сыер савучылар арасында 37 тапкыр, технологлар арсында 13 тапкыр оештырылучы әлеге ярыш быел “Яңа тормыш” күмәк хуҗалыгы территориясендә үтә. “Ярышны гадәттәгечә өч өлештән үткәрү планлаштырыла, нәтиҗәләр буенча ике һөнәр ияләре арасында 3 төп җиңүче һәм әлбәттә хезмәт итү елларына карап иң яшь һәм иң өлкән хезмәткәрләр ачыкланачак,” – дип мәгълүмат җиткерделәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлегеннән. Шулай ук 27 августта эшлекле сәфәр белән районыбызга Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары  - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаровның килүе көтелә. Эшлекле сәфәре барышында министр “Яңа тормыш”  күмәк хуҗалыгы территориясендә үтүче ярыш мизгелләрен тамаша кылачак, шулай ук район басу-кырларында урып-җыю кампаниясе торышына күзәтү ясаячак. Марат Азат улының эшлекле сәфәре көн тәртибенә “Балкыш” кооперативының эшчәнлеге,  "Татарстан" күмәк хуҗалыгында төзелүче терлекчелек комплексы һәм "Дуслык" хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү цехларында эш торышы белән танышу да кертелгән.

Мәгълүматлар   район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынып, “Кайтаваз” радиосы тарафыннан әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев