Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лаеклы нәсел дәвамчысы

Узган атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Рацин» җәмгыяте оештырган «АгроВолга» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында, республикакүләм «Трактор-шоу» ярышлары узды. Анда 33 механизатор иң яхшы тракторчы исеме өчен көч сынашты. Шул чарада районыбыз данын лаеклы яклаган Алмаз Корбангалиев бүгенге язмам герое.

«Бөрбаш» хуҗалыгында механизатор булып эшләүче Алмаз Корбангалиев белән язгы чәчү вакытында танышкан идек. Печән чорында да килегез, мине дә язарсыз, дип шаярткан иде ул шул чакта. Алмазның үзе турында да язарга бик лаеклы сәбәп чыкты, ул быел беренче мәртәбә оештырылучы «Трактор-шоу» республика бәйгесендә катнашып, икенче урынга лаек булды.

– Комбайнны уракка әзерләгән җирдән, шундый конкурста катнашырга кирәк, дип алып киткәннәр иде, уңышка да ирешеп кайттык әле, – дип сүзен башлады әңгәмәдәшем әлеге бәйге хакында. – Ике көн дәвамында Германиядә эшләнгән «DEUTZ-FAHR» тракторында тизлеккә, төгәллеккә, осталыкка көч сынаштык. Йөкне күтәреп алып, безнең очракта ул газ балоны иде, зиг-заг юллар аша үтеп, шул йөкне кире түгәрәкнең нәкъ уртасына китереп куярга кирәк иде.

Финалда Алмаз Ютазы егете белән көч сынаша, видеодан шул хәлиткеч мизгелләрне күзәтәбез. Алмаз беренче секундлардан ук алга китә, көндәше дә сынатмый, менә зиг-заг та үтелә, артка чигереп йөкне тиешле җиргә куям дигәндә генә көндәш беренче булып куя. Алмаз бу минутларда нәрсә кичергәндер, тик моны видеодан да тыныч кына карап торырга мөмкин түгел иде. – Әздән генә калдым шул, – дип әйтеп куйды Алмаз. Быел икенче булса, икенче елга беренчелекне дә алып кайтырга язсын аңа. Чөнки ул моңа бик лаек тракторчы. Алмазның техникага мәхәббәте әтисе белән трактор кабинасында йөргән чакта ук барлыкка килә. – Мин үзем анысын ук хәтерләмим, ләкин бәләкәй чагыңнан ук әтиеңнең кабинасында йоклап йөри идең инде син, – дип сөйли авылдашлар. Ә менә әтинең беренче тапкыр трактор руле тапшырганы әле дә булса истә. 6 сыйныфта укыган чак иде ул. Печән вакыты. Әти мине үзе белән алды һәм басуга барып җиткәч, трактор белән идарә итәргә мөмкинлек бирде. Бер дә онытасым юк шуны. Аннан соң мәктәптә укыган елларда җәй көне комбайнда ярдәмче дә булып йөрдем әле мин. Укып бетергәч ике ел хезмәт итеп, Ватан алдындагы бурычымны үтәп кайттым. Биш ай кайнар ноктада – Чечен сугышында катнаштым. Аннан соң инде туган колхозыма кайтып, эшкә урнаштым. ТРның Атказанган механизаторы, мәрхүм әтием Таһир да гел «Беларус»та хезмәт куйды, минем дә шул техниканы сайлавыма 21 ел булып китте инде. 2013 елдан икенче техника – «Амкадор»да эшли башладым, 2017 елдан «Акрос» маркалы комбайнга утырдым. Шулай итеп берүземә өч техника, кайсына нинди эш бар, барысын да әти өйрәткәнчә эшләргә тырышам. «Эшеңне җиренә җиткереп эшлә, улым, синнән канәгать булып калсыннар», – дип әтинең дистә еллар элек әйткән сүзенә тугры каласым килә. Ул минем өчен бик үрнәк кеше иде, эшемдә дә һәрчак ярдәм итте, файдалы киңәшләрне дә күп бирде (әлеге искә алуларыбыз Таһир абыйның рухына дога булып барып ирешсен иде), – дип искә ала Алмаз әтисен.

Башкарган эшләре күптөрле Алмазның, һәрберсен чыннан да җиренә җиткереп эшләргә омтыла ул. Өч техникасын да төзекләндереп, кайчан кушсалар шул минутта эшкә керешерлек итеп әзерләп куя. Башкарган эшләренә тукталып үтсәк, «Беларус»ы белән чәчү вакытында «ФиатАгро» комплексына аммиак ташып торган, печән чорында аны чапкан, кышын фермаларга азык керткән, «Амкадор»ы белән тирес түгә, территорияләрне чистарта.

Алмаз һәрбер техникасына үзенчә яратып исемнәр дә биргән: «Беларус»ы – ласточка, «Амкадор»ы – чайка, «Акрос»ы – аккош. Бик тиздән аккошының да иген кырларына чыгар көне җитә. – Әзерлек сызыгына куйдык инде, старт бирелгәнне генә көтәбез, – ди Алмаз.

Алмазны хуҗалыкта да бик мактыйлар: «Бөтен эшне җиренә җиткереп эшләүче, үз эшенең остасы ул. Әтисенең эшен лаеклы рәвештә дәвам итүче дә», диләр.

Эшендә генә түгел, гаиләсендә дә кайгыртучан ул һәм ышанычлы гаилә башлыгы Алмаз. 2005 елда Норма кызы Миләүшәне үзенә гомерлек яр итеп сайлап, гаилә коралар, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Энҗе – 8 сыйныфны, хоккей буенча зур уңышларга ирешкән уллары Әдел 4 сыйныфны тәмамлаган, ә төпчекләре, 4 яшьлек Әминә балалар бакчасына йөри. – Бүгенге көндә төп йортта әниебез Гөлфинур белән яшибез. Ул өебезнең нурын, җылысын саклаучы кеше. Иртән эшкә чыгып киткәндә әни, мин эшкә барып кайтыйм әле, дип эндәшәм, ул хәер-фатыйхалары белән озатып кала. Кич белән янәдән әни, мин кайттым, дип әйтәм. Ул исән-сау йөреп кайтканга сөенә. Гаиләдә без биш бала үстек, өч апам һәм сеңлем бар. «Трактор-шоу»да катнашкан вакытымда да барлык туганнарым минем өчен борчылып тордылар. Гел шулай бердәм, тату булып яшәргә язсын, – дип олы хөрмәт белән сөйләде Алмаз якыннары хакында.

«Бөрбаш» хуҗалыгында Алмаз Корбангалиев кебек тырыш, уңган механизаторлар аз түгел. Алдынгы комбайнчы һәм тракторчы Илшат Нотфуллин да әтисенең эшен дәвам итүче механизатор. Әтисе Рәхмәтулла абый да гомере буе техникада эшләп, олуг хөрмәт казанган тракторчы, бүгенге көндә лаеклы ялда. Рашит абый Шәймөхәммәтов та алдынгы тракторчы булып танылган кеше, бүгенге көндә аның тракторында улы Радик тырышып хезмәт куя. Үзенең тырышлыгы белән хуҗалыкның быелгы чәчү алдынгысы булып танылган Зиннур Зәкиевны да уңган егетебез ул безнең, дип мактады хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр Гыйльметдинов. – Зиннур башта җир күлтиләү эшләрен башкарды, аннан тагын бер тырыш механизаторыбыз Рәсим Мотыйгуллин белән сменалап кукуруз чәчтеләр. Язгы кыр эшләре чорында 191 эталон гектар күләмендә эш башкарып, Зиннур чәчү батыры булып танылды һәм Бөрбаш Сабан туенда тәкә белән бүләкләнде. Кукуруз үсеп китеп, рәт аралары күренә башлагач, тракторы белән рәт араларын эшкәртеп чыкты. Ә Рәсим Мотыйгуллин хәзер «Полесье» комбайны белән сенаж туплауда хезмәт куя. Нурсил Мәрданов та яшел азык әзерләүдә тырышып эшләүче егетебез, – дип хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләре белән таныштырып үтте баш агроном.

«Бөрбаш» җәмгыятендә уңган-булган хезмәткәрләр бу исемлек белән генә чикләнми. Үз эшләренә тугры калып, хезмәтләрен яратып башкаручылар күп әле монда. Киләчәктә без алар хакында да язарбыз. Ә инде бүгенге язмам герое Алмазга алга таба да эшендә уңышлар теләп, киләсе елда аның исеме «Трактор-шоу»да җиңүче буларак яңгырасын иде дигән теләктә калам.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл гаиләсе