Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

ӘЛЕГЕ КӨН КҮПЛӘР ӨЧЕН ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ

Әти-әнисенең хезмәт юлын дәвам итеп, гомере буе җиргә тугры калган Илшат кебекләр турында эш өчен яралган, диләр.

“Якты юл” җәмгыятенең алдынгы комбайнчысы Илшат Шиһабетдиновның исеме ел саен мактаулылар рәтендә. Бирелгән Рәхмәт хатларының, Мактау таныклыкларының, бүләкләренең саны-исәбе юк. Тормыш иптәше Энҗе дә җәмгыять алдынгысы. Деловаль система белән эшләүче фермада сыерлар савучы Энҗе группадашлары белән ел башыннан 133 тонна сөт сауган, бу бер сыерга 6851 килограмм сөт дигән сүз. Шиһабетдиновларның уллары Нуршат та киләчәк һөнәрен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән. Һөнәр лицеенда белем алган егет, бүгенге көндә укуын Казан шәһәрендә дәвам итә. Җәйге каникул чорларында ел саен әтисе белән уракка төшә. Быелгы уракта әтиле-уллы Шиһабетдиновлар 21810 центнер ашлык суктырган.

Рифат Бариев исеме дә райондашларыбызга яхшы таныш. “Полесье-812” һәм “Акрос-550” комбайннарын иярләүче егет инде ничәнче елын алдынгылыкны бирми. Быелгы уракта суктырган ашлыгы 18550 центнерны тәшкил итә. Тормыш иптәше Рәйсә дә җәмгыятьтә алдынгы сыер савучы. Рәйсә дә Энҗе кебек үк группадашлары белән ел башыннан 133 тонна сөт сауган, бу бер сыерга 6851 килограмм сөт дигән сүз.

Шода авылыннан Хәкимҗа-новлар да авыл хезмәтчәннәре көнен гаиләләре белән лаеклы бәйрәм итә. “ДОН-1500” комбайнында эшләүче гаилә башлыгы Фәрит быел 14430 центнер ашлык суктырса, таналар тәрбияләүче Зөлфиянең дә күрсәткечләре югары. Ул тәрбияләгән малкайларның көнлек артымы 794 грамм. Уллары Фирзәр дә фермада эшли. Фәрит әфәнденең әти-әнисе дә гомер буе “Якты юл” җәмгыятендә хезмәт куйган кешеләр. Рәхим абый башта комбайнда, соңрак фермада слесарь булып эшләде. Рәйханә апа исә мәктәпне тәмамлаганнан алып лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә хезмәт куйды.

Үз эшенең осталары булган, һәрвакытта да йөкләнгән эшне намус белән башкарган, һәрчак камиллеккә омтылган хезмәтчәннәре белән “Якты юл” җәмгыяте лаеклы горурлана ала.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы