Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлеге минутларда район мәдәният үзәгендә алдынгылар слеты бара

Бу мәртәбәле чарада районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин белән берлектә республиканың да күп кенә мөхтәрәм шәхесләре катнаша

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә район алдынгыларының традицион слеты үтә. Әлеге бәйрәм районыбызда һәр ел хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан уздырыла. Бәйрәмгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, һәр тармактан алдынгылар, ветераннарыбыз чакырулы.

Тантаналы өлеш башланганчы, кунаклар күргәзмәне күзәтеп, районыбыз җирлегендә эшләнә торган продукция белән таныштылар. Ә аннан соң бәйрәм чарасы сәхнәгә күчте. Бәйрәмнең дәвамы белән алдагы сәгатьләрдә таныша аласыз.

Фото: Зөлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгылар слеты