Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Лейкоз нинди авыру ?

Сыерыбызда лейкоз авыруы таптылар, хэзер инде аны алыштырырга тәкъдим итәләр. Сыер кадәр сыерны тиз генә алыштырып булмый бит әле. Лейкоз нинди авыру һәм бу чирне йоктырган хайванның сөтен эчәргә ярыймы соӊ?

Сыерыбызда лейкоз авыруы таптылар, хэзер инде аны алыштырырга тәкъдим итәләр. Сыер кадәр сыерны тиз генә алыштырып булмый бит әле. Лейкоз нинди авыру һәм бу чирне йоктырган хайванның сөтен эчәргә ярыймы соӊ?, - дип язма юллаган безгә укучыбыз.

Лейкоз авыруы турында газета битләрендә даими яктыртып барсак та, бу күпләрне борчый һәм мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсенең ветеринар табибы-серологы Гөлсинә Низамиевага мөрәҗәгать иттек:

Лейкоз дигән сүзне ишеткән саен куркып куясың, чөнки күп кешеләрнең гомерен өзгән чир икәнен яхшы беләбез. Бу чир белән кешеләр генә түгел хайваннар да авырый.

Лейкоз - «иң куркыныч авыртулар» списогына кергән йогышлы авыруларның берсе. Аны лейкоз вирусы китереп чыгара. Гади тел белән әйткәндә ул «кан рагы» дигән сүз. Берничә еллар өчен хаваннардагы лейкозлы авыруы кешеләр өчен куркыныч түгел дигән фикер бар иде. Хәзер инде авыруның хайваннардан кешеләргә сөт аша йогу куркынычы исбатланды. Шунсы аяныч, бу авыруга каршы хәзергә бернинди дә дәва чаралары юк. Шуңа бу авыруны булдырмау чараларын күрергә киәк

Иӊ беренчесе, хужалыктагы сыерларның каннарын даими тикшертергә кирәк. Районда елга 2 тапкыр күмәк хуҗалы шәхси хуҗалык хайваннарын лейкозга тикшерәбез. Вирус башлангыч чорында бары тик кан анализыннан күренә. Ә инде соӊыннан сыер әкеренләп ябыга башлый, продукция бирүе кими. Лейкоз кан авыруы булганлыктан бу шеш күзәнәкләре организмның төрле әгъзәләрен зарарлый. Яман-күзәнәкләре үрчегәндә барлыкка килгән канцероген матдәләр сөткәдә күчә. Бу очракта инде сыеры булган хуҗа бу үзгәрешләрне белергә һәм кичекмәстән мал табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

2016 елның гыйнварыннан «Таможня союз»ның техник регламен: буенча көчкә керде. Бу регламент нигезендә лейкоз белән авырган сыер сөтен эчәргә ярамый диелгән. Бу һавадан алып кына түгел, ә фәнни чыганакларга таянып, нигезләнгән нәтиҗә. Шунлыктан, сыерыгызда мондый чир табылган икән, кичекмәстән аны алыштыру җаен табарга кирәк. Чөнки бу һәркемнеӊ тазалыгына бәйле, ә сәламәт булу үзебездән тора.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лейкоз