Лейкоз йоктырган хайванның сѳтен эчәргә ярыймы?
Лейкоз хәзерге заманның иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Лейкоз дигән сүзне ишеткән саен куркып куясың. Күпме кешеләрнең гомерен ѳзгән чир бит бу. Бу чир белән кешеләр генә түгел, хайваннар да авырый.
Лейкоз – «иң куркыныч авырулар» списогына кергән йогышлы авыруларның берсе. Аны лейкоз вирусы китереп чыгара. Гади тел белән әйткәндә ул кан рагы дигән сүз. Берничә еллар ѳчен хаваннардагы лейкоз авыруы кешеләр ѳчен куркыныч түгел дигән фикер бар иде. Хәзер инде бу авыруның хайваннардан кешеләргә сѳт йогу аша куркынычы исбатлана. Шунсы аяныч, бу авыруга каршы бернинди дә дәва чаралары юк. Шуңа күрә бу авыруны булдырмау һәм килеп чыга калса вакытында чара күрү купкә файдалырактыр.
Авыру хайваннарда 3 этапта үтә:
Инкубация чоры – бу чорда хайваннарда бернинди дә күзгә күренердәй үзгәрешләр сизелми. Сыер ашый, күп итеп сѳт бирә, сау-сәламәт бозау туарга мѳмкин, ә ул чорда хайван вирус белән зарарланган була. Ə без моңа ышанмыйча вирус йоктырган сыерның сѳтен эчәбез. Инкубация чорында йоктырган вирусны ничек белеп була соң? Моның ѳчен сыерның канын тикшертергә кирәк. Вирус бу чорында бары тик кан анализыннан гына күренә . Ветеринарияда бүгенге кѳндә яңа авыруны тиз арада сизә торган анализлар бар. Бүгенге кѳндә шуларның берсе һәм киң кулланыла торганы РИД реакциясы (реакция имунной диффузии).
Бу бик сизгер реакция, инкубация чорыннан соң гематология чоры башлана. Кѳн үткән саен авыру кѳчәя. Хайванда клиник үзгәрешләр күзәтелә башларга мѳмкин. Иң беренче чиратта бизләрнең зураюы. Лимфоид клеткалар барлыкка күбәя килә, лейкоцитлар норма чиген уза. Сыер әкренләп ябыга башлый, продукция бирү кими һәм ахыргы чорга күчә. Бу чор яман-шеш чоры дип атала. Лейкоз кан авыруы булганлыктан бу яман шеш кузәнәкләре организмның тѳрле әгъзәләрен зарарлый. Яман-шеш күзәнәкләре үрчегәндә барлыкка килгән канцероген матдәләр сѳткәдә күчә.
Вирус ничек таралырга мѳмкин:
Бер хайваннан икенче хайванга күчү юлы белән
Фермалардагы кѳнкүреш кирәк-ярак аша
Кан суыручы бѳҗәкләрдән
Лейкоз белән зарарланган үгезнең орлыгы аша
Ана карынында
Ничек итеп вирусны таратмаска? Моның ѳчен 6 айдан югары һәрбер мѳгезле эре терлекне тикшерергә кирәк.Елга 2 тапкыр күмәк хуҗалык һәм шәхси хуҗалык хайваннарын лейкозга тикшерәбез. Бу тикшерүләргә бик игътибарлы һәм аның бик тә кирәк икәнен чын мәгънәсендә аңларга кирәк. Бу тикшерүләрне тиеш булган ѳчен дип түгел, үзебез, балалар, тирә юнь мѳхит сәламәт булсын ѳчен безнең ветеринария идарәсенең зур тырышлыгы итеп кабул итәргә кирәк.
2016 елның гыйнварыннан сѳт буенча «Таможня союз»ның техник регламенты кѳчкә керде. Бу регламент нигезендә лейкоз белән авырган сыерның сѳтен эчәргә ярамый диелгән.
Шуңа күрә хѳрмәтле райондашлар лейкоз авыруын таратмыйк; аңа каршы бердәм кѳрәшик читтән хайван алып кайтканда бик ихтибарлы булыйк. Кайткан һәрбер хайванны карантинга куеп, үзебездә профилактика чараларын үткәрергә кирәк. Сезгә шуны тәкъдим итәбез – сыерны алып кайткач, канны үзебезнең лабораторияда тагын бер тикшертеп, тынычлап торыйк. Сәламәт булу үзебездән тора.
Гөлсинә Низамиева,
Балтач дәүләт ветеринария берләшмәсенең
мал табибы-серологы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев