Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт һәм Зәй районнарында кабаннарда дуңгыз чумасының тагын ике очрагы ачыкланган

«Бүгенге хәлне күздә тотканда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында дуңгызлар вирус йоктыруы ихтимал. Ә бу зур финанс югалтуларына китерәчәк», — дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Татарстанның Әлмәт һәм Зәй районнарында кыргый кабаннар арасында Африка дуңгыз чумасының тагын ике чыганагы ачыкланган.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, министр Марат Җәббаров дуңгыз чумасы таралуын кисәтү буенча республика штабы утырышында Татарстанда вазгыять киеренке булуын әйтте.

«Барлыгы алты чыганак билгеле. Алабуга, Зәй, Әлмәт районнарында бүген хәл катлаулы. Вирус килү куркынычы булган 100 километрлы зонага республика территориясенең яртысы эләгә», — дигән министр. Ул кыргый кабаннар арасында чума таралу куркынычы саклануын әйткән.

«Бүгенге хәлне күздә тотканда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында дуңгызлар вирус йоктыруы ихтимал. Ә бу зур финанс югалтуларына китерәчәк, республиканың азык-төлек иминлегенә куркыныч янарга мөмкин», — дип белдергән Марат Җәббаров.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов кабаннарны атуны дәвам итәргә кирәклеген әйткән. Юкса, алар бер урыннан икенче урынга гел күчеп йөреп, чир тарата.

Ведомство башлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан Африка дуңгыз чумасына 7793 материал үрнәге, шул исәптән 2021 ел башыннан 2216 үрнәк тикшерелүен әйткән. Россельхознадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Галиев сүзләренчә, быел Татарстанда 2276 кабан атылган һәм вируска тикшерелгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дуңгын чумасы