Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Маяк»лылар табын түренә узасы икмәкнең кадерен белеп эшлиләр

Кырга беренчеләрдән булып чыккан «Маяк» җәмгыяте барлыгы 1054 тонна бөртеклеләрне ындыр табагына озатырга өлгерде инде

Җәйнең иң кызу һәм җаваплы мәле җитте — районыбыз хуҗалыкларында урак башланды. Кырга беренчеләрдән булып чыккан «Маяк» җәмгыяте барлыгы 1054 тонна бөртеклеләрне ындыр табагына озатырга өлгерде инде. 

Элек кайсы гына басу-кырларга барсаң да басу тулы комбайн булыр иде, бигрәк тә кичләрен эшләүләрен күзәтү кызык иде. Утлары янган, комбайн тавышы авыл өстендә тора, ә ындыр табагыннан чыккан кипкән ашлык исе борыннарны кытыклап керә. Хәзер, районыбызның һәрбер хуҗалыгында заманча техникалар хезмәт куя. Саннары да шактый азайды, чөнки югары егәрлекле бер комбайн элеккеге ничә "кыр корабы«н алыштырырга сәләтле. Ләкин шунысы сөендерә, басу-кырларда электән эшләгән игенчеләрне очратырга мөмкин әле. Чын җир уллары күп дистә еллардан бирле яраткан эшләрен башкаралар. Бу хуҗалыкта шундый игенчеләр дип Илгиз Зарипов (ярдәмчесе — Дмитрий Гаврилов) белән Риваль Сәмигуллинны (ярдәмчесе — Салават Фатыйхов) атап үтәсем килә.

Быелгы җәйдә алар икесе дә 60 яшьлек күркәм юбилейларын билгеләп узганнар. Тырыш хезмәтләренә зур хөрмәт буларак, Илгиз Зарипов район башлыгының Рәхмәт хаты, Риваль Сәмигуллин районның Мактау таныклыгы белән һәм икесе дә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.

Риваль Сәмигуллин комбайнчы булып 2000 елдан эшли башлый, аңарчы да мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куйган. Язның үзенчәлекле килүе сезне — тәҗрибәле игенчене борчуга салмадымы, дип кызыксынам. «Дөресен әйтим, быел уңыш әйбәт булмас инде, яз көне булган суык-лар йогынтысын сиздерер дип уйлаган идем. Менә бит, башакларны күрүгә үк уңышның әйбәт икәнен чамалап була», дип арпа башакларына күрсәтте ул. Илгиз Зарипов быел кырык беренче урагында эшли. Быел гына комбайнга утырган яшь егет тә бар янәшәләрендә, ул — Алмаз Шәрипов (ярдәмчесе — Илназ Батыршин). Яшь булса да, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп тәҗрибә туплаган инде ул. Янил аграр көллиятендә укып белгечлек алганнан соң, хуҗалыкка эшкә кайтып, «КамАЗ» машинасына утырган, урак вакытында комбайнда хезмәт куя.

Басу-кырлардагы эш торышы белән танышу өчен җәмгыятьнең баш агрономы Тәбрис Галимуллинга мөрәҗәгать иттем. 1979 елдан колхозда эшли башлаган Тәбрис әфәнде баш агроном постыннан берничә ел китеп алды, ләкин гел дә басу-кырларда очратырга мөмкин иде аны. Шушы эшенә гомерен багышлаган, җаны-тәне белән туган җирен яраткан, елы нинди генә килүгә карамастан, югары уңыш алуга омтылган, үзе артыннан игенчеләрне дә ияртә ала торган хөрмәтле шәхес ул. 

— Безнең 1250 гектарда бөртеклеләр, шуңа өстәп 50 гектарда җитен бар, — дип башлап җибәрде ул сүзен. Шушы 1250 гектарның 400 гектарында — көзге культуралар, 250сендә — арыш, 150сендә — көзге бодай, 400ендә — арпа, 200ендә — бодай, 150сендә — солы, 100 гектарында борчак. Урып-җыю башланганнан бирле көзге бодайның 90 гектарын сугып алдык. Уртача уңышы 34-37 центнер булды. Арышның 35 гектарын гына суктык әле, аның уңышы чигенкерәк. Бүгенге көндә «Раушан» сортлы арпаны сугып алабыз (мин хуҗалыкта 29 июль көнне булдым — З.Ф.). Арпаның беренче чәчкән мәйданнарында уңыш начар, язгы суыкның галәмәте инде бу. Ә инде ахырдан чәчкәннәренең башак та дәү, уңышы да әйбәт. Соң чәчкән белән иртә чәчкәннеке 10 центнер аерма бирә. Күпьеллыклар 1350 гектар иде, беренче катыннан 8900 тонна сенаж туплый алдык. Икенче катына люцернаның 350 гектарын урдык инде, ансын печәнгә алабыз. Бүгенге көндә салам пресс-лыйбыз. Шеңшеңәрдән булган хезмәтчәннәргә салам тиешенчә бирелеп бетте, Орга биреп бетерәсе бар. Шулай ук чизель белән зяб эшкәртү бара, аны Рөстәм Әшрәпов, Тәбрис Гайфуллин белән Илфат Әхмәтханов башкара, әлегә 150-160 гектар җир эшкәртелде. 400 гектар көзге культуралар чәчәргә планлаштырабыз, шуның 300 гектар җире инде әзерләп куелды. Калганының тоткарлыгының сәбәбе — борчакны соңрак чәчкән идек, ул җитешеп бетмәде, шунлык белән әле ул сугылмаган килеш.

Кукурузны 600 гектар мәйданга чәчтек. Беренче чиратта сугарга дип чәчәбез бит инде, шул чәчкәне бер ай тишелмичә ятты, орлыкларны актарып карагач, черә башлаганнары да күренде. Менә шул мәйданнар начар. Ә ахырдан, көннәр җылынгач чәчкәннәренең тишелеше дә, уңышы да әйбәт, инде теге кукурузны да узып киттеләр. Шеңшеңәр болынын бозып, шунда берьеллык культура һәм кукуруз чәчеп караган идек, анда кукурузның буе 3 метрдан артты инде. 

— Быел нинди яңа сортлар белән эшләдегез?

— Бодайның 5 тонна «Аквилон» дигән сортын алган идек. Аны 30 гектарга чәчтек. Бик әйбәт уңыш бирергә ошап тора, ләкин әле сугып алмыйча әйтеп булмый. Кукурузның дүрт чит ил сортын алган идек, ләкин үзебезнең сортларга җитми алар. Үзебездә без, гадәттә, «Росс 195», «Каскад» сортларын үстерәбез.

— Быел тәүге тапкыр җитен дә чәчеп карадык дидегез...

— Әйе, быел беренче тапкыр, орлыгын сату максаты белән, 50 гектарга «Советский» сортлы җитен чәчеп карадык. Без укыган вакытта ук Киров өлкәсендә бик күпләп үстерелә иде ул, ләкин ничектер ул вакытларда безнең якларда аның белән кызыксыну юк дәрәҗәсендә иде. Дөрес, мин кечкенә вакытта үстерәләр иде аны. Үзем эшләгән дәвердә беренче үстерүебез. Ашламаны кертсәң, корткычларга каршы агуласаң, артык тәрбия дә таләп итмичә, җайлы гына үсә икән. 

— Салкыннар күпьеллыкларга да зыян китердеме?

— Беркөнне үзебез дә кызык хәл күзәттек әле. Безнең семенник бар һәм шуның янында ук сенажга ала торган люцерна бар. Семенникка тукландыра торган матдәләр сибелгән, ә сенаж басуына сибелмәгән. Менә шул 15-20 сантиметр аерма биргән иде. 

— Тәбрис абый, басу-кырларда тырышып хезмәт куючылар белән дә таныштырып узыгызчы?

— Ашлык ташуда өч «КамАЗ» эшли, алар һәрбер комбайнга билгеләнеп куелды. Аларда Равил Гыйззәтуллин, Ришат Һадиев, Расил Мөхәммәдиев тырышып хезмәт куя. Алар шулай ук терлек азыгы әзерләгән чорда да эшләделәр. Терлек азыгына дигән 1300 гектарда люцерна һәм 400 гектарда берьеллык культуралар бар иде. Берьеллыклар башка еллардан аермалы буларак, сенажга тоташ борчак кына чәчтек. Терлек азыгын әзерләгән вакытта уру эшләрен «Магдон» белән Рафис Мөхәммәдиев, «Полесье» комбайны белән Ришат Нәбиев башкарды. Терлек азыгы комбайннарында Ринат Габделхаков белән Ринат Хәмидуллин хезмәт куйдылар. Ташу эшләрен шоферлар — Раян Нигъмәтуллин, Вәсим Нәкыйпов, Рәниф Гайфиев, тракторчылар — Валерий Гаврилов, Динар Фатыйхов башкарды. Базга кайткан терлек азыгын таптауда, урнаштыруда Рөстәм Әшрәпов, Илфат Әхмәтханов, Тәлгать Һадиев, Рамил Һадиевның хезмәте зур булды. 

"Маяк"лылар узган ел кайбер басуларыннан бер гектардан уртача 60 центнер уңыш алып та шаккатырганнар иде, быел да андый күңелле мизгелләре булсын. Культуралар мул уңыш вәгъдә иткән иген кырларында игенчеләр дә күңел күтәренкелеге белән рәхәтләнеп эшли бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев