Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Маяк»та үрнәк алырдай тәҗрибәле механизаторлар да, авылны сайлаган яшьләр дә бар

Кар астында яткан басу-кырлар инде ачылып бетеп килә.

Кар астында яткан басу-кырлар инде ачылып бетеп килә. Язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә старт бирелгәнне көтеп, техникаларын кат-кат күздән кичереп, бу җаваплы чорга тулы әзерлек белән чыгарга тели. Киров өлкәсе белән чиктәш урнашкан «Маяк» җәмгыяте дә язгы кыр эшләренә тулысынча әзер инде — тракторлар техник күзәтүне узды, ашлама тупланган, симәнәләр дә җитәрлек. Бары тик басуларга кереп эшли башлар көннәр җитүен генә көтәләр.

Хәтерләсәгез, узган ел бу хуҗалыкта көзге бодай гектарыннан уртача 60,1 центнер уңыш биргән иде. Быел уҗымнарның кышны ничек чыгып, уңышны ничек күрсәтәселәрен фаразларга әлегә иртәрәк. Шуңа да без хуҗалыкның баш экономисты Радик Вәлиев белән бөртеклеләрнең күпме гектар мәйданда игеләчәге, терлек азыгы мәйданнарының күләме хакында сөйләшеп алдык. 

— Көннәр болай матур гына торса, тиздән басу-кырларда эшләр башланып та китәр.


Быел бездә бөртекле культуралар 1350 гектар мәйданда игеләчәк, шушы мәйданның 400 гектарын көзге культуралар алып тора. Терлек азыгына килгәндә, люцерна — 1350 гектар, кукуруз 700 гектар булачак, берьеллык үләннәр мәйданы 335 гектар. Кукуруз узган ел 500 гектар мәйданда үстерелде, быел исә, мәйданнарны арттырдык, чөнки беренчедән, маллар саны арта, икенчедән, ел саен без үз алдыбызга ел ярымлык запас тупларга дигән план куябыз.

Урып-җыю чорында алынган уңышның башлангычы көзге һәм язгы кыр эшләренә килеп тоташа. Шушы чорларда басу-кырларда тырышып хезмәт куючы шофер-механизаторлар, хуҗалыкта булган техникалар, аларны яңартып тору, кадрлар мәсьәләсе хакында җәмгыятьнең баш инженеры Ренас Нәбиев таныштырды. 

— Машина-трактор паркында ел дәвамында эш тукталып тормый. Көзге кыр эшләре тәмамлануга ремонт эшләренә тотындык. Шул чакта ук агрегатларның, техникаларның ремонтын башлап җибәрдек. Зур егәрлекле тракторларны да шул вакытта ук төзекләндереп куйдык. Тырма агрегаты ремонтларын башкардык, чәчкечләр төзекләндерелде. 2024 елга чыккач та эшләр дәвам итте, калган чәчкечләр, каток, культиваторларны ремонтладык. Хәзерге көндә "КамАЗ«ларга ашлык, ашлама төяү җайланмалары урнаштырыла. Кукуруз чәчкеченең бөтен запас частьлары кайтып җитеп, бүгенге көндә аны да төзекләндерү эшләре бара.
Күмәк хуҗалыкның машина-трактор паркы хәзерге көндә инженер, гараж мөдире, склад мөдире, заправщик, мастер-наладчик, эретеп ябыштыручы, слесарьлар белән тулаем тәэмин ителгән. Ел дәверендә машина-трактор паркында эретеп ябыштыручы Рафил Шәйхетдинов эшләп килә. Мастер-наладчик Рифат Фатыйхов, аны минем уң кулым дип тә әйтергә була, ул бүгенге көндә «МТЗ-82» тракторының двигателен җыю белән мәшгуль. Ул двигательләр дә җыя, шул ук вакытта үзе тимерче дә, токарь да, аккумуляторлар да ремонтлый, стартер, генераторларны да төзекләндерә. 
Инде техникаларга килгәндә, хуҗалыкта 27 трактор, иген җыючы 4 комбайн, терлек азыгы хәзерли торган 5 комбайн, йөк ташый торган 10 машина, агу, ашлама кертә торган 1 «Туман» бар. Техникалар саны күп, ә менә шофер-механизаторлар саны аның кадәр үк түгел. Кадрлар мәсьәләсе һәрбер күмәк хуҗалыктагы кебек бездә дә бар. Шул ук вакытта быелгы язгы чәчүгә без тулысынча комплектлаштырылган состав белән чыгуыбызны да искәртеп узарга кирәк. Кытлык дип шуннан әйтәм, пенсия яшендәге механизаторларыбыз бар. Шул ук вакытта коллективыбызга ике яшь егет эшкә килде. Алмаз Шәрипов узган ел Янил аграр көллиятен тәмамлап, эшкә урнашты, без аңа «КамАЗ» машинасы бирдек, аңарчы комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп тә тәҗрибә туплаган иде. Комбайнны белә, шуңа да киләчәктә комбайнчы итеп тә эшләр дип уйлыйм. Булат Хаҗиев Саба көллиятен тәмамлап кайтты, аның тракторда эшләргә теләге барлыгын белгәч, хуҗалык рәисе белән киңәшләшеп, яңа «МТЗ-82» тракторы алырга булдык, шушы көннәрдә кайтачак ул. 

Техникаларны яңарту мәсьәләсе дә уңышлы хәл ителеп килә хуҗалыгыбызда. Соңгы өч елда комбайн паркы әйбәт кенә яңартылды, комбайннарны да бер маркалыларын алырга тырыштык, бүгенге көнгә өч «Акрос» комбайны бар, элек биш комбайн булган булса, хәзер шушылары да җитә һәм бер «ДОН» комбайны бар, без аны кукуруз сугарга тотабыз. Соңгы өч елда һәр ел саен якынча 30 миллион сумлык техникалар алынып килә. Бу елларда без погрузчик белән ике «МТЗ-82» тракторы алдык, шушы көннәрдә тагын берәү алыначак һәм май аенда тагын берәү кайтачак. Быел «МТЗ-1221» тракторы да алынды әле. Соңгы ике елда ике «Акрос» комбайны алдык. Бер ай элек терлек азыгы хәзерли торган яңа «КВК-800» дигән комбайн лизингка алынды, — дип эшләре турында сөйләп узды Ренас. 

«Маяк» хуҗалыгында тракторларга һәм аларның арбаларына техник күзәтү уздырылган көнне иң ахырдан торган тракторга һәм аның хуҗасы Фәрит ага Мөбарәкшинга юнәлде игътибарым. Чираты җиткәнче аралашып та алдык үзе белән. 

— Колхозда эшли башлаганнан диярлек шушы тракторны иярлим инде, башта «Т-20» тракторында әзрәк эшләп алдым, аннан гомер буе әлеге "тимер ат«та мин, — дип яратып карап куйды «МТЗ-80» тракторына олы яшьтәге ага. Тракторыма — 40, ә үземә унҗиде генә әле, — дип көлде ул. 
Йөгереп эшләп йөри әле ул, паспорттагы яшен әйтергә теләмәде, күңелендәгесе белән 17дә икәнен җитез адымнарыннан да аңларга мөмкин иде.

— Елның-елында Фәрит абый техник күзәтүгә тракторын ялт итеп әзерләп алып чыга, — дип хуҗалык белгечләре зур хөрмәт белән әйтеп уздылар аның хакында. Тракторы белән рулон төяү, өю эшләрен башкара икән тәҗрибәле тракторчы. Башка төр эшләр кушылса да үзенә хас төгәллеге белән башкарып чыгуын ассызыкладылар. Хуҗалыкка килгән яшьләргә үрнәк булырдай чын механизатор ул, афәрин!

Табын түренә узасы икмәккә тиздән нигез салына башлар. Бу чорда "Маяк"лыларга уңышлы эшләп, урып-җыю чорында янәдән рекордлы уңышлары белән сөенергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы