Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Максат: авылда калган яшьләр белән эшләү

21 декабрь көнне Смәел авылы җирлегендә Балтачыбызның авыл яшьләре форумы узды.

Авылда калып тормыш алып баручы, нинди дә булса эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшьләрнең һәм дә яшь гаиләләрнең яшәү-эшләү шартларын өйрәнү, проблемаларын барлау максатыннан уздырылучы чираттагы форум быел юкка гына Смәел авылы җирлегендә үтмәде. Биредә шәхси эшчәнлек белән шөгыльләнүче яшьләр шактый.

Шуңа да авыл яшьләре иң элек шәхси йорт тирәсендә урнашкан Илнур Латыйповның бакча чәчәкләре, бүлмә гөлләре үстерү теплицасында булдылар, биредә үсеп утыручы бихисап күп гөлләрне күреп сокландылар. Тиздән орлык чәчеп, уҗымнар да өлгертә башлаячак. Тик менә хуҗалыгыннан читтә булган теплицаларына газ кертү мәсьәләсе генә катлаулы икән, бу хакта ул район башлыгына да җиткерде, Рамил Нотфуллин әлеге мәсьәләне өйрәнергә кушты.

Алмаз Нәбиевның  хуҗалыгында яшьләр белән килгән авыл җирлеге вәкилләре егермеләп сыер асраучы фермерларның эшчәнлеге белән нык кызыксынды. Аннан яшьләр капиталь ремонттан соң үзенең тышкы күренеше белән дә җәлеп иткән Смәел мәдәният йортына җыелды, бирдә алар Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова белән очрашты. Диләрә Данияловна авыл җирлегенә кайткан яшь белгечләр өчен дәүләт тарафыннан нинди өстенлекләр каралган, барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләде.

- Безнең максат авылда калган яшьләр белән эшләү, - диде ул. Интерактив уеннар аша яшьләр бер-берсе белән танышып, очрашуны җанландырып җибәрде. Район кулланучылар җәмгыяте әзерләгән җылы аш белән сыйлангачтын, авыл яшьләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән кара-каршы сөйләшүгә утырды. Очрашуда район хакимиятенең барлык бүлек вәкилләре дә катнашты. Рамил Рәшитович яшьләргә изге теләкләрен җиткерде, авылны яшәтүче яшьләр белән горурлануын белдерде, районның икътисадый - социаль яшәеше-үсеше белән таныштырып үтте.

Очрашуда район эшләкәрләр советы рәисе Раиф Гафиуллин да катнашып, хәзрге вактытта эшмәкәр буласы килгән иптәшләр өчен мөмкинлекләрнең зурдан булуын бәян итте. Иң кызык мизгелләрнең берсе - һөнәри осталык буенча республика бәйгесе җиңүчеләре белән аралашу булгандыр, мөгаен. Һөнәрләре буенча иң яхшылар –“Дуслык” җәмгыяте сыер савучысы Анна Федотова, “Татарстан“ җәмгыяте инженеры Рөстәм Зарипов, ветстанция берләшмәсеннән Рәйхан Фатыйхов иде. Алар Хорватиягә баруга юллама белән бүләкләнгән яшьләр. Чит илгә булган сәяхәтләре белән бик теләп уртаклаштылар.

Гомумән алганда, авыл яшьләре белән очрашу ихлас шартларда үтте, ясалмалылык сизелмәде. Очрашуны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин алып барды. Авыл яшьләренә кагылышлы һәм әлеге форумда күтәрелгән мәсьәләләргә Яңа елдан «Хезмәт”ебездә башланачак өр-яңа проектыбызда - “Ә авылда яхшырак” дигән сәхифәбездә яңадан әйләнеп кайтачакбыз әле.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл яшьләре форумы