Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мал азыгың сыйфатлымы?

Район ветеринария берләшмәсе елдан-ел камилләшә, заманча аппарат һәм техник җиһазлар белән тулылана бара. Күптән түгел генә лабораториягә кайткан, чит илдә эшләнгән (Spectrastar XL Uniti) дип аталучы җиһаз терлек азыгы составын комплекслы тикшерү өлкәсендә яңа мөмкинлекләр ачты.

Авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә терлекчелек тармагы ел дәвамында тотрыклы продукция һәм акча кереме чыганагы. Җитештерелә торган продукциянең күләмен һәм сыйфатын яхшырту өчен, әлбәттә, туклану рационының тиешле таләпләргә җавап бирүе кирәк. Район буенча 35 меңнән артык мөгезле эре терлек, 13 мең чамасы дуңгыз һәм 1 200 баш ат исәпләнелә. Бу аз сан түгел. Алар барысы да ветеринария белгечләре күзәтүе астында тора. Шуңа күрә үзебезнең районда лаборатория булу уңайлы күренеш. Кызыксынган, хуҗалыклар лабораторияга мөрәҗәгать итә ала. Билгеле, әлеге хезмәтләр түләүле.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов:
- Республикада беренчеләрдән булып, Актаныштан кала, районыбызда комплекслы азык тикшерү лабораториясе булдырылды. Әлеге мөмкинлекне тормышка ашыруда инициатива күрсәтүче район башлыгы Рамил Нотфуллинга, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдиновка рәхмәтлебез. Әлеге заманча лабораториянең төп шарты - терлеккә ашата торган рационны баланслап, азыкның туклыклылык, сыйфат һәм химик составы ягыннан тикшерү. Нәтиҗәдә, җитештерүчәнлекнең күләме арта һәм терлекләрнең сәламәтлекләре ныгый, - дип ассызыклап үтте.
Заманча аппарат һәм биредәге эшчәнлек белән якыннан танышу өчен лабораториягә үттем. Анда 3 белгеч - лабораториянең җитәкчесе Рамил Борһанов, ветеринария табибы, токсиколог Гөлшат Садыйкова һәм ветеринария табибы, биохимик Руслан Иванов үзара килешеп, киңәшләшеп эшлиләр.
- Лаборатория ачылганга санаулы гына айлар узса да, инде барлыгы 400гә якын проба азык тикшерергә өлгердек. Шуның 100дән артыгы Саба районы хуҗалыкларына күрсәтелгән хезмәт. Азыкның сыйфатына тѳгәл нәтиҗә бирү ѳчен, пробаның дѳрес итеп алынуы шарт. Лабораториягә килгән азык исәпкә алыну белән аның ботаник составы, структурасы, төсе, исе, үзлекләре ачыклана. Биредә сусыл азык (силос, сенаж), печән, катнаш концентрат һәм монокорм - ягъни хайваннар алдындагы катнаш әзер азыклар тупланмасы, шулай ук, жмых, шрот кебекләре дә тикшерелә. Мәсәлән, сусыл азыклар тикшерелгәндә базларга салган вакытта тиешле дымлылыктан тайпылмавы, технологик процессларның тѳгәл үтәлеше, салынган азыкның дѳрес итеп саклануы бик мѳһим. Шушы процесслар барысы да технология нигезендә үтәлмәсә , сусыл азыкларның туклыклыгы кими , шулай ук азыклар составында май кислотасы (масляная кислота) хасил була, бу күренеш үз чиратында терлекләр организмына тискәре йогынты ясый.
Спектрастар аппараты 30 секунд эчендә азыкның дымлылык, туклыклылык үзлекләрен күрсәтә алуга ия. Бер көндә 10-12 анализ тикшерү мөмкинлеге бар. Силос-сенажларга 15 төрле, катнаш азыкларга (фураж) - 10, тупас азык - печән, саламга 8 төрле анализ ясап була.

Ахырда азыкның сыйфатына карап, әйдәп баручы - аныклаучы документ әзерләнә. Килгән азыклар 3 көндә тулысынча тикшерелеп, аларның анализ нәтиҗәләре хуҗаларына тапшырыла. Безнең төп бурычыбыз - райондагы җитештерүчәнлеккә уңай нәтиҗәләр биреп, терлекләргә кыш буе ашатырлык сыйфатлы продукция алуга этәргеч ясау, - ди лабораториянең җитәкчесе Рамил Борһанов.

Өстәмә мәгълүматлар алу өчен Балтач бистәсенең Комсомол урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан лабораториягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннары: 2-59-57, 2-45-60.

Баш рәсемдә: лаборатория җитәкчесе Рамил Борһанов азык тикшерү аппараты янында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250