Мамадышда котыру авыруы – карантин кертелгән
Бу хәбәр турында Татарстан Республикасы Президенты Указы җиткерә һәм аныӊ буенча карантин кертелгән җирдән хайваннарны чыгару, сату, шулай ук кыргый хайваннарны читкә чыгармауны булдырмау йөкләнә.
Мамадыш районыныӊ Түбән Шәндер авылында хайваннарда котыру авыруы табылган. Бу хәбәр турында Татарстан Республикасы Президенты Указы җиткерә һәм аныӊ буенча карантин кертелгән җирдән хайваннарны чыгару, сату, шулай ук кыргый хайваннарны читкә чыгармауны булдырмау йөкләнә. Бу авылда терлекләрне иткә суярга, аныӊ тиресен читкә чыгару да хәзергә тыелган. Карнатинныӊ срогы соӊгы котыру очрагыннан башлап 2 ай дип хисаплана. Барлык тиешле чараларны тормышка ашыру Татарстан Республикасы Баш ветеринария идарәсенә йөкләтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев