Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров энтомофагларның кайда җитештерелүен һәм ГМОның ничек тикшерелүен өйрәнде

Иң кызык эш юнәлешләренең берсе - Россия авыл хуҗалыгы үзәге тарафыннан файдалы бөҗәкләр – энтомофаглар җитештерү эше.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау һәм орлыкчылык өлкәсендәге эшен өйрәнде.

Ведомство лабораторияләрендә үсемлекләрне биологик яклау чараларын тикшерү буенча актив эш башкарыла, ягъни үсемлекләрдәге тере организмнарны һәм алар эшләп чыгара торган биологик актив матдәләрне корткычлар һәм авырулар аркасында культуралы үсемлекләргә китерелә торган зыянны киметү өчен куллануга юнәлдерелгән тикшерүләр алып барыла.

Иң кызык эш юнәлешләренең берсе - Россия авыл хуҗалыгы үзәге тарафыннан файдалы бөҗәкләр – энтомофаглар җитештерү эше. Бу хакта министрга махсуслаштырылган лаборатория мөдире Айгөл Габдрахманова сөйләде. Әйтик, златоглазка үсемлек бетләре һәм тагын 76 төр корткыч бөҗәкләр личинкалары, шулай ук талпаннар белән туклана, шул ук вакытта үзе үсемлекләргә бернинди зыян китерми. Һәр личинка 400ләп үсемлек бетен, 2 меңнән артык пәрәвез талпаннарын, 300гә якын колорадо коңгызын юкка чыгара ала һәм бакча культураларын, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яклауда файда зур китерә.

Габробракон - энтомофаг аеруча зур кызыксыну уята, ул кырларны корткычларның 60 төреннән, шул исәптән озынборын личинкаларыннан, җиләк корткычларыннан һәм огневоклардан сакларга сәләтле. Габбракон үз йомыркаларын башка бөҗәкләрнең личинкаларына һәм гусеницаларына сала. Үз эмбрионнарын личинкаларга салыр алдыннан, габбракон корткыч бөҗәкне парализацияли һәм бөҗәк үлә. Габробракон бигрәк тә кыяклы культураларда, яшелчә һәм җиләк-җимеш агачларында нәтиҗәле эшли.

Ә трихограмма көнбагыш, кукуруз, шикәр чөгендере, бодай, яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларында максималь нәтиҗәлелек бирә. Барлык энтомофаглар органик продукция җитештерүдә кулланылырга мөмкин.

Марат Җәббаров шулай ук биофунгицидлар җитештерүне, ашлык һәм орлыкларда ГМО булу-булмавы, продукциядә һәм туфракта калган пестицидлар күләме, радионуклидлар, фитопатогеннар, нитратлар микъдары һ.б.лар тикшерелә торган лабораторияләрнең эшен өйрәнде.

Лабораторияләр хезмәтеннән һәм үсемлекләрне биологик яклау чараларыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар да файдалана ала.

Консультация өчен телефон:8(843) 277-82-09.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Җәббаров ГМО