Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров Татарстандагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде

Социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышында Марат Җәббаров Татарстандагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде

Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыять мониторингы буенча Оператив штаб утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, гомумән алганда, Россия Федерациясенең азык-төлек базарында хәлләр тотрыклы, складларда һәм бүләү үзәкләрендә продукциягә кытлык күзәтелми.

Министр, сәүдә челтәрләренең һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының белешмәләре буенча, узган атнада кайбер төбәкләрдә озак саклана торган кайбер товарларга, мәсәлән, ярмага, макарон әйберләренә, ит һәм балык консерваларына, тоз һәм шикәргә ихтыяҗ гадәттәгедән югарырак булуын билгеләп үтте. Әмма бу атна башында мондый омтылыш кимеде, диде ул.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә, азык-төлек товарларына ихтыяҗ артуны исәпкә алып, логистиканы оптимизацияләү буенча эшне дәвам итә. Төбәкләрдә бу мәсьәләгә шулай ук аерым игътибар бирелә, дип уйлыйбыз», – дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.

Татарстанда агымдагы хәлләр турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров мәгълүмат бирде. Ул хәбәр иткәнчә, республикада ике айлык запас продукция бар. «Чимал буенча да, әзер продукция буенча да кытлык юк. Сәүдә челтәрләре белешмәләре буенча, сәүдә ыгы-зыгысы узган атнага туры килде. Халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 21 мартта Казанда агросәнәгать паркы территориясендә ярминкә үткәрелде, анда кирәкле барлык продукция китерелде, шул исәптән халык ихтыяҗы зур булган ярма, макарон әйберләре, ит, консервлар (тушенка), он, шикәр комы. Продукциягә ажиотаж күзәтелмәде. Мәсәлән, китерелгән 10 тонна карабодай ярмасыннан нибары 2 тонна гына сатылды. Шуңа да карамастан, вәзгыять көчәйтелгән контроль астында һәм аңа көндәлек анализ ясала», – дип билгеләп үтте вице-премьер.

Бәяләр вәзгыятенә килгәндә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, хәзерге вакытта бәяләрнең кискен артуы күзәтелми, әмма көчәйтелгән контроль һәм вәзгыятьне анализлау дәвам итәргә тиеш, диде. Министр АПКның төбәк органнары җитәкчеләренә, бәяләр артуы күзәтелә башласа, аларның сәбәпләрен кичекмәстән аналазларга кушты.

Дмитрий Патрушев шулай ук азык-төлек базарындагы вәзгыять һәм барлык дәрәҗәләрдә аның контрольдә булуы турында гражданнарга объектив һәм вакытында мәгълүмат бирелергә тиешлеге турында искәртте.

agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы