Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов Балтачны вертолеттан күзәтте (+фоторепортаж)

Сишәмбе көн Балтач өчен кунакларга бай көн булды

Өйләгә кадәр районыбызга Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы эшлекле сәфәр белән килсә, обедтан соӊ исә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Әхмәтов Марат Готыф улы районыбызда булды. Авыл хужалыгы предприятиясе һәм авыл җирлеге җитэкчелеге белән очрашканчы, министр үз янына район башлыгы Рамил Нотфуллинны утыртып, вертолет белән районыбыз басу-кырларын өстән күзәтте. Югарыдан күренгән, исән-сау өлгереп, мул уӊыш вәгъдә биргән иген кырларын күзәткән премьер-министр урынбасары беренче сүзен дә нәкъ шушы темага башлады. Кырларда игенченеӊ тир түгеп, булсынга эшләгәне күренә, монысы өчен аларга рәхмәт, диде ул. Игенчелек өлкәсендә ниндидер кимчелекләр булмаса да, терлекчелек юнәлешендә районга яӊа сулыш кирәк, дип җиткерде ул. Министр сүзләренчә, бүген районда һәр хуҗалык тәүлеккә 15 меӊ килограмм сөт саварга тиеш, ә саннардан күренгәнчә, андыйлар бармак белән генә санарлык. Димәк, бу өлкәдә һәр җитәкче, һәр белгеч кайсы якка барасын, үсеш векторын булдыру хәстәрен күрергә тиеш, шуннан башка алга бару мөмкин түгел.

Соӊыннан Марат Әхмәтов хужалык җитәкчеләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Марат Әхмәтов Балтачта

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр