Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: Быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштырабыз

Бүгенге көнгә республикада якынча 2,7 млн тонна ашлык суктырылган.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

“Бүгенге көнгә республикада 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык 30,5 ц/га тәшкил итә. Якынча 880 мең га мәйдан урылды, бу планның 60 процентын тәшкил итә. Мин 5 млн тонна ашлык җыеп алырбыз дип фаразлыйм”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр соңгы ике атнада шактый нәтиҗәле эшләр башкарылуын әйтте. “Бүген көчле комбайн тәүлеккә 100-150 тонна ашлык суктыра. Әле 600 мең гектар мәйданны – арпа, 500 мең гектарга якын сабан бодаен – урып-җыясы бар. Кукурузны да сентябрьнең икенче яртысында җыеп алачакбыз. Соңрак көнбагышны җыеп алырга туры киләчәк. Быел 500 мең тоннага якын рапс һәм көнбагыш җыярбыз дип өметләнәм”, - диде ул.

Марат Әхмәтов урып-җыю кампаниясе башындагы аянычлы хәлләрне дә искә төшерде. “Яхшы һава торышы булса да, урып-җыюны авыр уздырганыгызны, игеннәрнең зур югалтулар белән өлгерүен, техника кырларга керә алмавын хәтерлисез. Кайбер районнарда тәүлегенә 80 мм явым-төшем булды һәм без шактый күләмдә ашлык югалттык”, - дип әйтте министр.

  • Республикада урып-җыю эшләренә якынча 10 көнгә соңрак керешкәннәр. Хәзерге вакытта кырларда 3,5 мең ашлык җыю комбайны эшли.
  • Татарстанда 2018 елда, кукурузны исәпкә алмыйча, 3,7 млн тонна бөртекле культуралар җыелды.

Фото: Владимир Васильев

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак өсте