Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Әхмәтов: Сөт тармагы көн саен игътибар үзәгендә булырга тиеш

Министр сүзләренчә, әлеге тармак һәр көнне акчалата керем китерә

(Казан, 9 июнь, "Татар-информ"). Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уңыш формалашу барышы турында җиткерде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат үзәге. 

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кырларга минераль ашламалар кертү әһәмиятен ассызыклады. "Барлык сигез мобиль лаборатория дә эшкә җәлеп ителгән һәм интенсив рәвештә эшли, - диде ул. - Ашлау, әлбәттә, бик кирәк. Үсемлекләр ихтыяҗына карап ашласаң, уңыш күбрәк була".
Аның сүзләренчә, районнар эшен мониторинглау дәвам иттереләчәк.

Шулай ук Марат Әхмәтов терлекчелек тармагы турында да хәбәр итте. Сөт сатып алу бәяләре кимү тукталды, диде ул. Республикада, өстәмә бәягә салымны исәпкә алмыйча, 18,4 сумга алалар. Ул район башлыкларын әлеге мәсьәләне игътибарда тотарга өндәде.

Көндәлек савым күләме буенча дүрт район - Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Саба алдынгы урында. Аларда бер сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар. Ә рейтинг ахырында - Югары Ослан, Минзәлә, Кама Тамагы районнары. Аларда сөт көненә 12 килограммнан да ким савыла. Республикада уртача савым күләме - көненә 16 кг. 

"Май аенда сөт бездә узган елдагыча җитештерелде, - диде Марат Әхмәтов. - Июнь башында да шул ук хәл".
Шулай да Әлмәт районында узган елдагыдан үсеш  19 % тәшкил итә. Узган киңәшмәдә кайбер районнар сөт савымы күләме буенча тәнкыйтьләнде. Кайбыч, Апас, Чистай һәм Буа районнарында вәзгыять үзгәрә башлады.

"Сөт тармагы безгә көн саен акчалата керем китерә, шуңа да аңа карата игътибар һәр көнне булырга тиеш", - дип тәмамлады чыгышын министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү