Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Балтачта (1,3 тапкыр) сөт җитештерү күләме арткан

Марат Әхмәтов тулаем тәүлеклек савым буенча алдынгы районнарны атады. Кукмара, Әтнә, Мамадыш, Әлки, Саба, Биектау һәм Балтач районнарында сөт җитештерү күләме арткан.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Республикада Кукмара, Әтнә һәм Балтач районнарының һәркайсында тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бүген бу хакта “Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә узган утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

“Сөт терлекчелеге өлкәсендә алга киткән районнар шактый. Узган биш елда сөт җитештерү буенча үсеш технологияләрне яхшырту һәм заманча сөт комплексларын гамәлгә кертү хисабына тәэмин ителгән. Кукмара районы биш ел эчендә ике тапкыр үсеш күрсәтте”, - дип билгеләп узды министр.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, тәүлеклек сөт савып алу Кукмара районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә 260 тонна тәшкил итә. Бу республиканың муниципаль районнары арасында иң яхшы күрсәткеч", - диде Марат Әхмәтов.

Мамадыш һәм Әтнә (1,7 тапкыр), Әлки (1,6 тапкыр), Саба һәм Биектау (1,4 тапкыр), Балтач (1,3 тапкыр) районнарында сөт җитештерү күләме арткан.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180794/

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт җитештерү