Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Нигъмәтуллинга 70 төрле һөнәр дә аз

Комбайнчы гына итеп белгән Марат Нигъмәтуллинның тагын нинди осталыклары барлыгын белгәч, аның үзе белән сөйләшми китә алмадым

Марат абый Яңгулга 1995 елда Чаллыдан күченеп кайткан. Хезмәт юлын токарь булып башлап җибәргән, аннан «ДТ-75» тракторында әзрәк эшләп ала. «Комбайнда ничәнче елда эшли башлаганымны хәтерләмим, ләкин беренчесе «Нива» иде», дип салмак кына җавап бирде Марат абый. Аннан инде ул «ДОН-1500», «Акрос» комбайннарында эшли. Элекке комбайннары белән бүгенгесен чагыштырып караса да бер аерма да тапмады ул, чөнки бернинди яңалыктан да курыкмыйча, нинди техникада эшләргә кушсалар, шуңа риза булуын белдерде. «Комбайнда эшләү бик җиңел ул, эшләп кенә торсын, ватылмасын», ди алдынгы комбайнчы. Иң истә калган урагыгыз бармы, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән, ул озак кына уйлап торганнан соң «2020 елныкы», дип җавап бирде. Сере дә гади икән – иң уңышлы урак булган ул Марат абый өчен. Ә шулай да истә калырлык ураклары, әлбәттә, күп аның, чөнки ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы акчалата бүләкләгән иң яхшылар рәтендә берничә ел булырга насыйп булды Марат абыйга, район башлыгы тарафыннан сертификат һәм вымпеллар алу бәхетенә дә иреште ул. «Андый бүләкләргә ирешү бик рәхәт, күңелдә горурлык хисләре барлыкка килә һәм тагын да тырышып эшли башлыйсың», ди әңгәмәдәшем, ә мин аның белән аралашкан саен аның чыннан да сокланырлык шәхес булуына инанам. Бүгенге көндә ул токарь хезмәтен башкара, тик инде берничә айдан тракторы белән чәчүгә чыгып китәчәк, аннан үз эшенә нәтиҗә ясап, тишелешен күзәтеп, игеннәрнең мул башаклы булып үсүләрен көтеп, иген кырларының алтынсу төс алуын көтә. Ул көннәр дә озак көттермәс һәм янәдән Марат абый «Акрос»ы белән иген кырларына юл алыр. Ә өендә аңа хәерле хезмәт көннәре теләп тормыш иптәше Гөлнур апа озатып калыр. Гөлнур ханым үзе дә «Яңа тормыш» җәмгыятендә пешекче булып эшли. Ә менә кызлары Илүзә белән Зәлинә икесе дә медицина юлын сайлаганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев