Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Масаюны белми, мактаганны яратмый

Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Бер-береңә булган хөрмәт, тырыш хезмәт, үз эшеңә җаваплы караш булган мохиттә үскән Розалия, Ранил, Рамилләр дә әти-әниләре кебек һәрберсе хезмәт урынында мактаулылар.

Рамазановлар  гаиләсен Чутай якларында белмәгән кеше юктыр. Равил абый заманында озак еллар искиткеч зур төгәллек, сабырлык сорый торган хезмәт башкарган. Колхозда бригадир буларак, авылда гына түгел, районда да дан тоткан кеше. Ә инде Равил абыйның зур уңышларга ирешүендә аның җан яртысы Рая апаның да өлеше зурдыр, чөнки ул арып-талып кайткан чагында җылы итеп каршы алган, тәрбияләп, аны яңадан эшенә озаткан. Гомер буе шәфкать туташы булып эшләгән Рая апа да авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган кеше. 

– Балалары  үскәндә, өйләре һәрвакыт чиста, пөхтә, анда тып-тын иде. Алар бик тату һәм дус булдылар. Балалар хәзер дә бер-берсен хөрмәт итәләр, бер-берсенә булышып, ярдәмләшеп яшиләр. Бәйрәмнәрдә барысы бергә, туган йортка җыелалар, – ди авылдашлары әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермәгән балалары хакында.

Хәер, башкача була да алмый торгандыр ул. Алма агачыннан ерак төшми, диләр бит. Бер-береңә булган хөрмәт, тырыш хезмәт, үз эшеңә җаваплы караш булган мохиттә үскән Розалия, Ранил, Рамилләр дә әти-әниләре кебек һәрберсе хезмәт урынында мактаулылар. Олы кызлары Розалия мөгаллимә, гаиләсе белән Чистайда яши, төпчекләре Рамил Чаллы шәһәрендә. Уртанчылары исә Ранил авылда төп йортта яши. Әтисе кебек үк авылны үз итеп, армиядән кайтканнан бирле колзозда КамАЗда эшли. Гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлап, колхозның иң яхшы механизаторы булган Ранил абый, ирешкән уңышлары өчен бик күп мактау кәгазьләре, бүләкләргә лаек булса, тормыш иптәше Комзавод авылы кызы Нурсия терлекчелектә сынатмый.

Без килгән чакта абзар түбәсе япкан чаклары иде Рамазановларның. Нинди максат белән килүебезне белгәч, гаилә башлыгы:

Без гади кешеләр. Башкаларны языгыз, – дип теше-тырнагы белән каршы чыкты.

Язманың тулы варианты "Хезмәт" газетасының 28нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X