Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Маяк»лылар хәзергә урып-җыюда маяк.

Алдагы елларда иген уӊышын үстергәндә табигать маяклыларны бик сынады: йә яӊгыры вакытында яумый, корылыкныӊ нәкъ үзәге була, йә яуса да давыллап-буранлап игеннәргә зыян сала һәм бүтән бик күп төрле күп сәбапләр…

Ә 2014 ел аларга барлык мөмкинлекләрне биргән - игеннәр уӊышы яхшы күренә, басулар чиста, комбайннар барысы да төзек һәм алар тәҗрибәле механизаторлар кулында. Без дә (сыйфат комиссиясе членнары) комбайннар янында басуда булганда эшнеӊ тәртип белән оештырылуына шаһит булдык.
Хуҗалыкныӊ баш агрономы һәм исәп-хисапчысы комбайнерлар янында мәш киләләр, янгын сүндерү машинасы да шунда гына, көе киткән «Нива» маркалы комбайн да бик тиз сафка бастырылды…
Әбәт вакыты җиткәнлектән, тамак ялгап алырга да өлгерделәр игенчеләр. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәлил Хаҗиев та алар яныннан китми, аныӊ да сөенече йөзенә чыккан: - «Комбайнерларыбыз бик уӊган, барысы да тәҗрибәле, һәрберсе ел тирәле 2әр, 3әр техникада эшлиләр,ниндидер начар сәбәпләр аркасында эш туктатканнары юк, исән-сау уӊышны җыеп алырга язсын», ди Хәлил Әгъләметдинович.
Алдагы көнне 25 гектарлы арыш басуыннан 27әр центнер ашлык чыккан, комбайннар кергән бу басу да сынатмый. Димәк, зур уӊышка өмет зур һәм ул өмет аклансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250