Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“МАЯК”ның маяклары

Районыбызның авыл хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршы ала

“Маяк” җәмгыятендә хезмәт куючы Һадиевлар нәселе турында аерым әйтеп узасы килә. Биш бертуганның 4се авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Алар мул иген үстереп, терлекчелектә матур нәтиҗәләргә ирешә. Олы абыйлары Тәлгать Һадиевның ирешкән уңышлары хакында газетабыз битләрендә гел язып торабыз. Быел исә үзенә Балтачның “Мактаулы гражданины” исеме дә бирелде. Чыннан да, бик мактаулы хезмәткәр Тәлгать әфәнде. Язгы-көзге чәчү дисеңме, сукалау, тырмалау, җәен бульдозер белән юллар тигезләү, кышын кар эттерү – “ДТ-75” тракторын иярләүче механизатор ел әйләнәсе хезмәттә. Энесе Рифат исә “МТЗ-82” тракторында эшли. Шулай ук мактаулы. Ришатлары исә “КамАЗ” шоферы, тормыш иптәше Альмира “Маяк” җәмгыяте бухгалтериясендә хезмәт куя. Сеңелләре Руфинә мәктәпне бетергәннән бирле терлекчелектә эшли.

Мактаулыларның тагын берсе – комбайнчы Раниф Гайфиев. Ул энесе Рамил белән быелгы уракта 15607 центнер ашлык суктырган. Әтиләре эшен дәвам итүче әлеге егетләр хезмәттә генә түгел, гаиләләрендә дә уңган-булган, һәрьяктан үрнәк кешеләр. Раниф урып-җыю тәмамлану белән кабат “КамАЗ” машинасына утыра, бүгенге көндә силос ташуда эшли, Рамил исә таналар тәрбияли, дип таныштырды җәмгыятьнең баш экономисты Радик Вәлиев.

“МТЗ-1221” тракторын иярләүче Динар Фатыйхов, терлекчелектә хезмәт куючы Ришат Гарифҗанов та урып-җыю башлану белән комбайнга утыра. Быел егетләр 16345 центнер ашлык суктырып алган. “Акрос-500” дә эшләүче Реваль Сәмигуллин быелгы уракта авылдашы, студент егет Рәмис Мөхәммәдиев белән 19917 центнер ашлык суктырып алган.

Электрик булып эшләүче Илгиз Зарипов та урып-җыю чорында комбайнга утыра. Ярдәмчесе Дамир Гайфетдинов белән аңлашып, килешеп эшлиләр, алар исәбендә 12078 центнер ашлык исәпләнә.

Ор фермасында сыер савучы Фирдания Галләмова группасы да мактаулылар рәтендә. Фирдания ханым Светлана Габдрәшитова, Фидания Мөбарәкшина, Гөлназ Усманова белән ел башыннан 10130 центнер сөт сауган.

Бозаулату бүлегендә эшләүче Рәмзия Ганиева белән Әнисә Габдуллиналар да алдынгы хезмәтчәннәр. Көндәлек артым ел башыннан 876 граммны тәшкил итә. Рәмзиянең тормыш иптәше Сәйдәш тә “Маяк” җәмгыятендә эшли. “МТЗ-82” тракторында эшләүче механизатор турында да бары мактау сүзләре генә әйттеләр җәмгыять бухгалтериясендә. Әнисәнең ире Фәргать исә 2-6 айлык бозаулар тәрбияли икән.

Вакыт белән исәпләшми, булсынга дип эшләүче “Маяк” алдынгылары бәйрәмне дә эш урыннарында каршы ала. “Башкача була да алмый, туктап тора торган тармак түгел бит”, – дип елмая алар.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы