Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Маяк”та кемнәр сенаж сала?

“Маяк”лылар бүгенге көндә 3978 тонна сенаж салынган, 341 тонна чамасы печән әзерләнгән.

Алдагы кышлату чорында малларны җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә хезмәт фронтын киң җәелдереп эшлиләр. “Маяк”лылар да искәрмә түгел. Бүгенге көндә 3978 тонна сенаж салынган, 341 тонна чамасы печән әзерләнгән.

“Полесье”да эшләүче Ринат Габделхаков, Ринат Хәмидуллин, “Магдон”ны иярләүче Рафаэль Гарифҗанов печәнне чабалар, ваклыйлар һәм килгән тракторларга, машиналарга төяп озаталар.

Яшел массаны басу-кырлардан ферма базларына "КамАЗ" машиналары белән Вәгыйз Шәфигуллин, Вәсим Нәкыйпов, Фәнил Фатыйхов, Расил Мөхәммәдиев, Ришат Һадиев, Равил Гыйззәтуллин һәм “МТЗ-1221” белән Динар Фатыйхов, Илфат Әхмәтханов ташып тора.

– Яшел массаны таптатып торучы тракторчыларыбыз Илдар Сәхәбиев, Раниф Әскаров та мактаулылар рәтендә. Шулай ук көндез яшел масса ташудан тыш, төнге сменада “К-700” белән сенаж таптауда эшләүче Илфат Әхмәтханов турында да бары җылы фикерләр генә әйтеп була. Механизаторларыбыз күтәренке кәеф белән булсынга дип тырышып эшлиләр, – ди баш икътисадчысы Радик Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлек азыгы хәзерләү