«Маяк»та терлекчелеккә игътибар зур (дәвамы)
Фермага сыер саварга килүчеләр булса, аларны өй белән дә тәэмин итү мөмкинлеге бар, 10 ел эшләгән кеше шул йортны ярты бәясенә сатып та ала алачак
Фермалардагы иң кирәкле хезмәт ияләренең берсе – азык кертүчеләр. Ике авыл фермаларына да тырышып хезмәт куючы Илфак Шәфигуллин, Сәйдәш Ганиев һәм Илфат Әхмәтхановның эше белән бик канәгать «Маяк» җитәкчелеге. Үз эшләрен намус белән башкаручы, тырыш егетләр, дип хезмәтләрен югары бәяләделәр җәмгыятьтә. Илфак Шәфигуллин баздан терлек азыгын төяп тору эшен башкара. Хуҗалыкта ул 1989 елдан бирле эшли, соңгы 13 елын шушы тармакта. – Мәктәпне тәмамлаганнан соң СПТУга укырга киткән идем, шунда техника белән кызыксыну башланды һәм колхозда тракторда эшләргә булдым, шуннан бирле гел руль артында инде мин, – ди Илфак әфәнде. Сәйдәш абыйның хезмәт юлы 1993 елдан башланып киткән, ул да гел тракторда гына эшләгән. Баштарак басу-кырлардагы эшләрне башкарса, инде хәзер биш елдан артык фермада хезмәт куя. Тагын бер тракторчы Илфат Әхмәтхановның хуҗалыкта эшли башлавына әле өч еллап кына, аңарчы Балтачта эшләгән ул. – Туган авыл үзенә тартты, гел-гел Балтачка йөреп эшләү дә уңайлы түгел, авылда төпләнеп, хуҗалыкта эшләүне сайладым, – ди әңгәмәдәшем. «Маяк»та авылда төпләнеп калучы яшьләрне күп дип әйтеп булмый. Шуңа да фермага сыер саварга килүчеләр булса, аларны хәтта өй белән дә тәэмин итү мөмкинлеге бар икән. Ун ел эшләгән кеше шул йортны ярты бәясенә сатып та ала алачак. Дөрес, Киров өлкәсе белән янәшә урнашкан әлеге җәмгыятькә болай да күрше өлкәдән килеп эшләүчеләр бар. Хезмәт куючылар өчен вахта автобусы йөреп тора, транспорт җае юк, дип тә борчыласы юк. Хезмәт хаклары да вакытында түләнә һәм аның күләменнән дә канәгать булуын җиткерделәр җәмгыять эшчеләре. Әлбәттә, эшләгән кеше тиешенчә хезмәт хакын ала алса, бу инде яңадан да тырышып эшләргә зур максат булып тора. Сөтчелек җәмгыятьнең төп керем чыганагы, бу тармакта тырышып хезмәт куючылар белән һәм үз эшләренең алдынгылары булган сыер савучылар белән дә танышып китик. Орда Фирдания Галләмова, Светлана Габдрәшитова, Фидания Мөбарәкшина, Наталия Кляковкина, Сергей Гаврилов, Йолдыз Шәрипова, Гөлназ Гайнуллина, Гүзәл Гарипова, Нурсинә Әскарова, ә Шеңшеңәрдә Рамилә Габделбәрова, Фәридә Хөсәенова, Ирина Коркина, Розалия Гарифуллина, Илшат Гарифҗанов, Зарина Фомина, Рәйдә Зиннәтуллина, Рәсимә Әхмәтханова, Ринас Закирҗанов, Гөлсинә Латыпова, Кәүсәрия Сәләхиева, Разыя Әхмәтханова, Марина Толстобокова, Гөлфия Сәлихҗанова хезмәт куя. Сыер саудыру эшләрен Наил Ганиев белән Фәргать Габдуллин башкара. «Маяк»ның терлекчелек тармагы белән танышканда маллар тора торган абзарларда булырга туры килде, күзгә иң беренче ташланганы – торакларның һәм малларның чиста булуы. Терлекчеләрнең һәм сыер савучыларның зур тырышлык нәтиҗәсе бу.
Терлекләрдән тиешле артым алу өчен, сыерлар мул сөт бирсен өчен, әлбәттә, азыкның да бай булуы кирәк. Шул максат белән ике авылда да соңгы елларда азык цехлары эшләнгән, аларда Илшат Шәрипов белән Шамил Фатыхов тегермәнче булып, ә Габделфәрт Батыршин азыкларны тигезләп салдыручы булып хезмәт куя.
Җәмгыятьтә терлекчелек буенча җитәкчелек итүче – ул баш зоотехник Азат Исмәгыйлев. Аның кул астындагы команда бердәм һәм бик тырыш. Моны ике авыл фермаларындагы үз эшләрен төгәл башкаручы, җаваплы мөдирләрдән генә дә бәяләп була. Ор фермасында эшләрне оештыру Рашит Латыпов җилкәсендә. Хезмәт юлын шофер буларак башлап җибәргән ул, аннан төзелеш бригадиры булып эшләгән, соңрак дуңгыз фермасына мөдир итеп билгеләнгән һәм инде соңгы 9 елда Орда ферма мөдире вазыйфасын башкара. Бүген Рашит Нәфыйк улы үзенең 60 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Аны без дә ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, алга таба да хезмәттәшләренең ихтирамын тоеп, эше һәрчак зурдан бәяләнеп, һәрбер көннән канәгать булып яшәргә язсын аңа.
Шеңшеңәр фермасы белән җитәкчелек итүче Расим Нигъмәтуллин бу өлкәдә әле яңа кеше, ләкин хуҗалыкта механизатор буларак озак еллар тырыш хезмәте белән макталган шәхес. Фермалардагы барлык исәп эшләрен алып баручы, Селекс программасы белән эшләүче зоотехник селекционер Руфия Фатыхованы, сөтнең сыйфатын контрольдә тотучы лаборанткалар Зәлия Шәрәфиева белән Гөлфия Сәмигуллина да үз эшенең чын остасы дип мактадылар. Маллар табиблары Марат Хәйретдинов белән Раиф Салихҗановның да тырышлыгын югары бәялиләр «Маяк»лылар. Аларга ветеринария санитарлары Рамил Нәкыйпов белән Илдар Мөхәммәдиевлар да ярдәм итә.
Тирес чыгаруда Сәвил Сабиров, Илфат Гарифуллин, Ринат Камалов, Тәбрис Гайфуллин, Валерий Гавриловлар хезмәт куя. Ринат Камалов җәйге чорда тиресне үзе чыгара һәм үзе трактор белән түгә дә икән, шундый тырыш егетләренең тагын берсе – Рәмис Әхмәтханов. Ул «МТЗ-1221» тракторына бульдозер тагып, кыш буе тирес этә, юллар ача.
Берсен мактап, берсен калдыра торган хезмәткәрләр юк монда, терлекчелектә нык бер челтәр булдырылган һәм шуның нәтиҗәсе буларак эшләре дә уңай бара «Маяк»лыларның.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев