Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Маяк"та язгы кыр эшләре гөрли (фотореполртаж)

"Маяк" хуҗалыгының 2100 гектар чәчеләсе мәйданнары бар, бүгенге көндә шуның 440 гектары  чәчелгән: 300 гектары арпа, 80е - бодай һәм 60ы - кукуруз. Кукурузны барлыгы 600 гектар мәйданга чәчеп, 100 гектарын орлыкка алырга планлаштыралар.

Көздән чәчелгән мәйданнардагы уҗымнарга килгәндә, арышның сакланышы бодайныкыннан яхшырак,шулай да ике культура мәйданнарының күпмедер өлешенә өстәп чәчү каралган, диде баш агроном Рәлиф Галиев.
Хуҗалыкта озак еллар агроном булып эшләүче Тәбрис Галимуллин мондый суык язны хәтерләмим, ди. - Җылылар булмау сәбәпле туфрак җылына алмый. Туфракны карасак, аның өске 2-3 сантиметры гына җилләгән, әзер килеш, калган ягы салкын, - дип күзәтүләре белән бүлеште Тәбрис абый.
Әлеге хуҗалыкта чәчүдә эшләүче тырыш хезмәткәрләр турында газетабызның алдагы саныннан укып белә алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк" хуҗалыгы