Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөдәрис Фәттахов: Кукуруз үссен дисәң, беренче чиратта, орлыгын кайгырт

Карап йөрим, янәшә ике хуҗалыкның берсендә кукуруз котырып уңган, икенчесендә сирәк, буе да 1 метрга җитми.

- Беренче чиратта, нинди орлык чәчелгәнгә бәйле бу, - ди «Россельхознадзор»ның фитосанитария күзәтчелеге бүлеге дәүләт хезмәткәре Мөдәрис Фәттахов. Аның фикеренчә, чәчүлек орлык турында көздән үк кайгырткан хуҗалар ота. Масса мул, нык булып үскән басудан алынган кукурузның орлыгы да әйбәт була.
Әле бу орлык ындыр табакларында бер урыннан икенчесенә күчерә-күчерә буталмаган да була. - Бер сатучы да сату өчен әзерләгән документта сортлар буталып беткән, орлыкның тишелеше начар, чүпле, авыру дип күрсәтми ич инде. Шуңа күрә орлыкларны үзең кабат тикшертмичә алырга ярамый, - ди Мөдәрис.
Аннан син орлык алган зонага карантин кертелмәгәнме-юкмы икәнлеген дә белеп тору мәслихәт. Карантинлы зонадан орлык алмавың хәерле. Орлык белән бергә теге яки бу авыру яки чүп үлән алып кайтсаң, аннан тиз генә котылырмын димә. Орлыкны алганда аның ничәнче буын икәнен дә төгәл ачыклау зарур. Алайса сатучылар монысын да алдарга мөмкин. Шуңа күрә кайтарылган орлыкның документыңдагы билгеләргә туры киләме-юкмы икәнлеген кабат үзеңә тикшертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250