Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөдәрисовлар – өченче

Кукмара районының Янил авылында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесенә дан» дигән 13нче республика конкурсы узды.

400гә якын яшь комбайнчы катнашкан әлеге чарада «Яңа тормыш» җәмгыяте игенчесе Булат һәм аның энесе, ярдәмчесе Фадил Мөдәрисовлар өченче урынга лаек булды. 2015 елдан бирле үзе комбайн иярләүче Булат белән әлеге конкурс һәм анда бирелгән биремнәр турында сөйләшеп алдык. – Минем инде бу беренче генә катнашуым түгел, 2019 елда да шушы бәйгегә бару насыйп булды. Тик ул вакытта без җиңүчеләр рәтенә керә алмадык. Быел да энем белән бергә катнаштык. Безнең теоретик һәм практик күнекмәләрне тикшерделәр. Ягъни, башта 30 сораудан торган билетларны чиштек, ә аннан соң комбайнны ремонтлау буенча белемнәребезне күрсәттек. Өченче урынга лаек булуыбызны белгәч бик сөендем,  ул хисләрне болай гына әйтеп бетереп булмый. Алдагы елларда катнашу мөмкинлеге булса, көчебезне сынап, тагын да югарырак үргә ирешергә дигән максатыбыз бар, – диде Булат. Урып-җыю чорында ел да тырышып хезмәт куеп, югары күрсәткечләргә ирешеп килүче егетләрне ихластан котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы